Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 октября 2022 11:06

Бари Рәхмәт шигырьләре

Әхмәтнең укыйсы килә Алты яшь тик әле Әхмәткә, Бик йөрисе килә мәктәпкә. «Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, — Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди. «Улым, ашыкма, — ди әнисе. — Кечкенә бит, яшь бит әле син. Бер елдан соң йөри башларсың». «Ә бер ел ул, әни, кайчан соң? Иртәгәме?...

Әхмәтнең укыйсы килә

Алты яшь тик әле Әхмәткә,

Бик йөрисе килә мәктәпкә.

«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —

Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди.

«Улым, ашыкма, — ди әнисе. —

Кечкенә бит, яшь бит әле син.

Бер елдан соң йөри башларсың».

«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?

Иртәгәме? Берсекөнгәме?

Көннәр салкынайгач, көзгәме?

Әйт тә әйт!» — ди Әхмәт. Йә, ничек

Җавап бирсен инде әнисе?!

«Илдар тәпи йөри башлагач

Укырсың, — ди, җавап тапмагач. —

Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта

Озатырмын сине мәктәпкә».

«Илдар! Илдар! Тор инде,

Тизрәк тәпи йөр инде».

Бари Рәхмәт

Музыка

Күңелле музыка

Яңгырый зал якта.

Музыка көенә

Җырларга, биергә,

Төз атлап йөрергә

Өйрәтә Сара апа, —

Ул безне ярата...

Бари Рәхмәт

Курчаклар

Бар бик күп курчаклар.

Аларны без саклап,

Кадерләп йөртәбез,

Битләрен сөртәбез,

Буялсалар-нитсәләр,

Мунчага кертәбез.

Бәрмибез, атмыйбыз,

Ватмыйбыз — саклыйбыз...

Бари Рәхмәт