Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 октября 2022 10:12

Армыйм да мин, талмыйм да!

Иртә торып күз ачуга, Тышка атылам. Кулларымны канат итеп, Коштай талпынам. Физзарядка, физзарядка! Тәнгә көч тула. Армыйм да мин, Талмыйм да мин Көн буе шуңа! Көз дип тормыйм, Кыш дип тормыйм, Чабам юлларда. Туктата алмый юлымнан Кар да, буран да. Чыныкканны корыч белән Дөрес тиңлиләр. Таза тәндә – таза рух...

Иртә торып күз ачуга,

Тышка атылам.

Кулларымны канат итеп,

Коштай талпынам.

Физзарядка, физзарядка!

Тәнгә көч тула.

Армыйм да мин,

Талмыйм да мин

Көн буе шуңа!

Көз дип тормыйм,

Кыш дип тормыйм,

Чабам юлларда.

Туктата алмый юлымнан

Кар да, буран да.

Чыныкканны корыч белән

Дөрес тиңлиләр.

Таза тәндә – таза рух дип,

Дөрес сөйлиләр.

Мәхмүт Хөсәен