Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 октября 2022 10:59

Туган телгә багышланган шигырьләр җыелмасы

Татар теле Татар теле — минем туган телем, Сөйләшүе рәхәт ул телдә. Шул тел белән көйлим... Шул тел белән сөйлим Милләттәшем булган һәркемгә. Дөньялар киң, анда илләр бик күп, Туган илем минем бер генә. Туган илемдә дә телләр бик күп, Туган телем минем бер генә. Нәҗип Мадьяров Туган тел Әткәң-әнкәң...

Татар теле

Татар теле — минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим...

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

Дөньялар киң, анда илләр бик күп,

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.

Нәҗип Мадьяров

Туган тел

Әткәң-әнкәң телен белсәң

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әнкәй кебек бер генә.

Газинур Морат