Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 октября 2022 13:41

Саҗидә Сөләйманова шигырьләре

Кызыл Әтәч     Кызыл Әтәч Торган иртүк. Кычкырадыр: — Кикрикүк! Кикрикүк! Торыйк иртүк — Эшләр бик күп! Гөлшат елап ятмасын, Япсын елак капкасын. Күз яшьләре тиз кипсен, Тавыкларга җим сипсен.     Ике     Ике аягы Әнвәрнең, Ике кулы. Берсе кече, берсе олы Ике тубы. Ике колагы бар...

Кызыл Әтәч

 

 

Кызыл Әтәч

Торган иртүк.

Кычкырадыр:

— Кикрикүк!

Кикрикүк!

Торыйк иртүк —

Эшләр бик күп!

Гөлшат елап ятмасын,

Япсын елак капкасын.

Күз яшьләре тиз кипсен,

Тавыкларга җим сипсен.

 

 

Ике

 

 

Ике аягы Әнвәрнең,

Ике кулы.

Берсе кече, берсе олы

Ике тубы.

Ике колагы бар тагын,

Ике күзе.

Һич теленнән төшми торган

Ике сүзе:

— Әни, әти! —

Бар белгәне ике булды.

Аның үзенә дә инде

Ике тулды.

Саҗидә Сөләйманова