Ренат Харис шигырьләре
Лап-лап Лап-лап, лап-лап, аю килә атлап. Бөтен төше тузан, чәче-башы тузган. Аюга ни булган? Аюга ни булган? Берни дә булмаган — куян туп уйнаган, тупка каты типкән, туп очкан да киткән, төшкән ул чокырга, чокырда чытырман. Аю тупны күргән, алып менеп биргән. Бәлли-бәү Әлли-бәлли-бәлли-бәү... Куян кечтек, аю дәү! Аюның...
Лап-лап
Лап-лап, лап-лап,
аю килә атлап.
Бөтен төше тузан,
чәче-башы тузган.
Аюга ни булган?
Аюга ни булган?
Берни дә булмаган —
куян туп уйнаган,
тупка каты типкән,
туп очкан да киткән,
төшкән ул чокырга,
чокырда чытырман.
Аю тупны күргән,
алып менеп биргән.
Бәлли-бәү
Әлли-бәлли-бәлли-бәү...
Куян кечтек, аю дәү!
Аюның бар юрганы,
ап-ак кардан сырганы
Әлли-бәлли-бәлли-бәү...
Юрган җылы, юрган дәү!
Юрган астына сыя
Аю, Төлке һәм Куян.
Аю җылы, юрган дәү...
Әлли-бәлли-бәлли-бәү!