Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 октября 2022 11:13

Актырнак белән Назбикә

Минем Актырнак исемле көчегем белән Назбикә исемле песи балам бар. Икесе дә шундый матур! Икесе дә йомгак шикелле инде менә. Бергәләшеп уйный башласак — чыдап кына тор! Өйнең асты өскә килми торып туктау юк. Мин кайчакларда бик арыйм. Актырнак белән Назбикә уйный бирә. Ничек арымый торганнардыр инде. Алар өйне туздыра,...

Минем Актырнак исемле көчегем белән Назбикә исемле песи балам бар. Икесе дә шундый матур! Икесе дә йомгак шикелле инде менә. Бергәләшеп уйный башласак — чыдап кына тор! Өйнең асты өскә килми торып туктау юк. Мин кайчакларда бик арыйм. Актырнак белән Назбикә уйный бирә. Ничек арымый торганнардыр инде. Алар өйне туздыра, мин җыештырам... Назбикә түгәрәк әйберләр белән уйнарга ярата. Уйнап, хикмәтләр күрсәтә инде! Сыртын кабарта, усал итеп мырылдый ук башлый. Актырнакка да кызык бит, аның уенчыгын иснәп карыйсы килә. Тик кая ул иснәү, якын да җибәрми

Назбикә. Тырнакларын батырырга гына тора. Нәкъ күрше Гөлгенә төсле инде менә. Ул да шул: кеше курчаклары белән уйнарга ярата. Ә үзенең курчагын тотып карарга да ярамый. Йә тырный, йә тешли, йә елый ук башлый...

Тиз дә үсә Актырнак белән Назбикә! Үсүен үсәләр дә... Үскән саен, әллә нишлиләр шунда. Белмим инде, ни җитмидер. Көненә ике-өч тапкыр ызгышалар. Назбикә бигрәк тә усалланды. Әле беркөн генә Актырнакның борынын тырнап канаткан. Жәлләп куйдым мескен маэмаемны. Әти дә: «Актырнак инде үсте, оясында торсын», — ди.

Хәзер Актырнак тышта, Назбикә өйдә яши. Назбикә мамык түшәктә йоклый, Актырнак — салам өстендә. Без йокларга ятуга, Назбикә, мыр-мыр итеп, карават янына килеп җитә. Юрган асты Актырнак оясы түгел. Монда җылы... Назбикә төне буе мырлавын гына белә. Актырнак исә ләң-ләң итеп өргәләп алырга да онытмый. Шук малайлар, кереп, бакчадагы чәчәкләрне өзмәсен, диптер инде...

Хәзер мин Актырнакны ныграк яратам. Нигә икәнен үзем дә белмим...

Җәүдәт Дәрзаман