Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 ноября 2022 06:40

Әминә Бикчәнтәева шигырьләре

Беренче адым Камил әле бик кечкенә, Үрмәләп йөри инде, Ә ёлкага бүген менә Ул тәпи-тәпи килде. Бүлмәсеннән залга хәтле Килде берүзе генә, Ул үзе дә бик куанды, Куандырды безне дә. — Әттәтә, әттәтә, Камил йөри башлаган, Яңа елны тәпи басып, Зур үсеп каршылаган.     Туп-туп тубыбыз Туп-туп тубыбыз, Син...

Беренче адым

Камил әле бик кечкенә,

Үрмәләп йөри инде,

Ә ёлкага бүген менә

Ул тәпи-тәпи килде.

Бүлмәсеннән залга хәтле

Килде берүзе генә,

Ул үзе дә бик куанды,

Куандырды безне дә.

— Әттәтә, әттәтә,

Камил йөри башлаган,

Яңа елны тәпи басып,

Зур үсеп каршылаган.

 

 

Туп-туп тубыбыз

Туп-туп тубыбыз,

Син — безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Рөстәм, сиңа да бирәбез,

Әйдә, уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.