Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 ноября 2022 12:57

Балачакның чынга ашкан хыялы

Балалар бачасы, анда тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр барсы да бер кинода уйнаучы актерлар кебек. Биектау авылында урнашкан "Солнышко" балалар бакчасы балалары да, тәрбияче апалары белән бергә телепередачалар чыгара башлады. Күзләре янып торган нәни балаларның кулларына микрофон тотып сәхнәдә нидер сөйләүләре күпләрне таң калдырды. "Солнышко" балалар бакчасы 2022 елда 500 мең грант...

Балалар бачасы, анда тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр барсы да бер кинода уйнаучы актерлар кебек. Биектау авылында урнашкан "Солнышко" балалар бакчасы балалары да, тәрбияче апалары белән бергә телепередачалар чыгара башлады. Күзләре янып торган нәни балаларның кулларына микрофон тотып сәхнәдә нидер сөйләүләре күпләрне таң калдырды.

"Солнышко" балалар бакчасы 2022 елда 500 мең грант алу бәхетенә иреште. Бу грант Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятларын саклау һәм үстерү юнәлешендәге проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениеләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән иде.

Балалар бакчасы өчен мондый грантлар бик зур ярдәм булып тора. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, аларны балаларда да тәрбияләү кече яшьтән балалар бакчасыннан ук килергә тиеш. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә дә нигез салына монда. Нәкь менә шушы грант кысаларында бакчабызда "Калейдоскоп" исемле балалар телестудиясен булдырдык. Тапшыруларыбыз төрле рубрикалардан тора “Мәданият дөньясында”, “Кызыклы фактлар”, “Безнең туган як”, “Кызыклы шәхес белән интервью”, “Гаилә гореф-гадәтләре”. Беренче тапшырулардан ук балаларны “БИЕКТАУ” телевидениясе белән таныштырдык, студиядә үзеңне ничек тотарга, сүзләреңне матур, ачык итеп сөйләргә, артык дулкынланмаска, оператор белән бергәләп эшләргә кирәкләгенә төшендерек. Шушы телевидениядә эшләүче, тапшырулар алып баручы - Энҗе Гарафиевадан да балалар интервью һәм киңәшләр алдылар. Тапшыруларны тулаем балалар үзләре, ике телдә алып баралар. Балалар белән өйдә әзерлек эшләре безнең әти-әниләребез җилкәсенә төшә. Алар да безгә бик теләп ярәм итәләр. Нинди генә яңа эш башласак та һәрчак аларның терәген тоябыз. Рәхмәтебез чиксез аларга! Башлап китүе бераз авырырак булса да, нәтиҗәләрне күреп күңел сөенә, алга таба тагын да тырышып эшләү теләге арта. Балаларыбыз да үзләрен чын дикторлар итеп хис итәләр. Нәниләргә карап кинәт кенә үземнең дә балачакта микрофоны тотып уйнап йөргән чакларым искә төште. Камералар, чын микрофоннар булмаса да, рольгә кереп зур сәхнәдә басып торган кебек хис итә идем үземне. Хәзерге балаларга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Тавыш яздыру, чып-чын телестудиядә интервью алу, аннан инде үзеңне зәңгәр экраннарда күрү нинди бәхет! Безнең балалар инде боларга ияләнеп киләләр. Бу проектыбыз балалар өчен бик отышлы һәм файдалы. Кем белә бит, бәлки шулар арасыннан тапшырулар алып баручы атаклы шәхесләр дә чыгар. Бирсен ходай. Ә әлегә безгә тырышып эшләргә, балаларда туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.

Биектау авылы “Солнышко” балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова Эльмира Минегазизовна