Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 декабря 2022 11:01

Сәгатьле Сәгыйть

Сәгате бар Сәгыйтьнең,Әллә аңа булганга,Бер дәрестә йөз тапкырКарап ала ул аңа.   Укытучы: — Биш бишең,Яле, ничә була? — ди.Сәгыйть торып басуга:— Тиздән унбер була,— ди…   Нинди шау-шу?! СәгатеЙөри ласа келт-келт-келт,Тик класска кушылыпКөлгән кебек кет-кет-кет…   Сәгать куеп каршына Ашый Сәгыйть ашын да.Хәзер аның сәгатеКулда түгел — башында  ...

Сәгате бар Сәгыйтьнең,
Әллә аңа булганга,
Бер дәрестә йөз тапкыр
Карап ала ул аңа.

 


Укытучы: — Биш бишең,
Яле, ничә була? — ди.
Сәгыйть торып басуга:
— Тиздән унбер була,— ди…

 

Нинди шау-шу?! Сәгате
Йөри ласа келт-келт-келт,
Тик класска кушылып
Көлгән кебек кет-кет-кет…

 

Сәгать куеп каршына

Ашый Сәгыйть ашын да.
Хәзер аның сәгате
Кулда түгел — башында

 

Хәкимҗан Халиков