Вторник, 13 декабря 2022 15:25

Без – кунакта: Актанышта.

 

Бу юлы казан сәламнәрен актанышларга тапшырдык. Актаныш районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Балалар өчен нәшер ителүче газета-журналлар аша яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү» темасы астында тәрбия эше буенча директор урынбасарларының республикакүләм семинары оештырылды. Әлеге семинарның төп кунаклары да без булдык - «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова һәм «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева.

Безне «Кулларыннан гөлләр тама» дип аталган укучыларның һәм әти- әниләренең кул эшләреннән күргәзмә каршы алды. Безгә «Саваннада кояш батуы»н да, югары класс укучылары белән «Хәзинә утравы»нда да булырга туры килде.

Югары класс укучылары инглиз теле укытучысы Н.Х. Гилванова җитәкчелегендә «Хәзинә утравы» дип аталган әсәрне инглиз телендә сәхнәләштереп күрсәттеләр, рәсем укытучысы Л.Н. Шәйдуллина «Саваннада кояш батуы» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Укучыларның җыр-биюгә, нәфис сүзләр башкару һәм баянда уйнау осталыкларына сокланмый мөмкин түгел. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Розалия Гарифҗан кызы укучыларның уңышлары белән дә бүлеште: «Боз һәм су өстендә сак булам» республика бәйгесендә укучыбыз җиңүче; «Көмеш кыңгырау» гәҗите тарафыннан үткәрелүче «Юлбарыс маҗаралары» дигән Республика комикслар бәйгесендә 7 класс укучылары җиңүче булдылар; Укучыларыбыз Яшел Үзән муниципаль районы Кече Шырдан музей-китапханәсе тарафыннан уздырылучы Каюм Насыйриның күпкырлы иҗатына багышланган республикакүләм видеороликлар бәйгесендә катнашып җиңүче булдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү Каюм Насыйриның туган авылында оештырылды. Алар Каюм Насыйриның туган авылын күреп, аңа багышланган музей-китапханәсендә экскурсиядә булдылар. «Иң яхшы ЮИД» төркеме һәм төркем җитәкчесе Республика конкурсында җиңүче булдык. Аккүз мәктәбенең «Ялкын» балалар оешмасы, Россия балалар хәрәкәте (РДШ) юнәлеше буенча, Россия милли проектлар кысаларында «Игелек каникулларга китми» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды һәм 150 меңлек Грантка ия булды. Шулай ук балалар оешмасы «Ел активы» республика конкурсында лауреат булдылар.

Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Г.М. Мусина: «Әлеге балалар өчен нәшер ителүче журналлар белән эшчәнлек дәвамлы булсын» дигән теләкләрен җиткерде. Без дә изге теләкләр дә калабыз. Уңышлар сезгә, дуслар!

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2023 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Казань, ул. Декабристов, 2
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»