Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 декабря 2022 13:00

Яңа елга шигырьләр тупланмасы.

Кызлар һәм малайлар! Сез дә түземсезлек белән Кыш бабайның килүен көтәсезме? Ә шигырьләр ятларга җитештегезме соң әле? Без сезгә шигырьләр тупланмасы тәкъдим итәбез. Рәхим итегез!   Кыш бабай Әнәс Кари Яшел чыршы тирәсендә Җыелып бертугандай, Әйлән-бәйлән уйный идек, Килеп керде Кыш бабай. Әй Кыш бабай, Кыш бабай, Хуш киләсең, уз...

Кызлар һәм малайлар! Сез дә түземсезлек белән Кыш бабайның килүен көтәсезме? Ә шигырьләр ятларга җитештегезме соң әле? Без сезгә шигырьләр тупланмасы тәкъдим итәбез. Рәхим итегез!

 

Кыш бабай

Әнәс Кари

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире,

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

Рәхмәт, рәхмәт, күп бүләк

Китергәнсең безгә син,

Без нәни дусларыңны

Сөендерим дигәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

 

 

Кыш бабай

Туфан Миңнуллин

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

 

Кыш бабай

Мәрзия Фәйзуллина

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында –

Безнең апа башмагы.