Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 января 2023 13:24

Өстәл янында

Без энем Равил белән бик тату уйныйбыз. Ат-ат уйнаганда энем ат була, мин дилбегә тотам. Энем чапканда егылмасын дип, дилбегәне каты тартмыйм. Равил бик каты йөгерергә ярата. Ул башын артка чайкалдырып чаба, гел яхшы ат кебек. Без чирәмле җирдә генә уйныйбыз, юл уртасында бер дә уйнамыйбыз. Әнием анда уйнарга кушмый....

Без энем Равил белән бик тату уйныйбыз. Ат-ат уйнаганда энем ат була, мин дилбегә тотам. Энем чапканда егылмасын дип, дилбегәне каты тартмыйм. Равил бик каты йөгерергә ярата. Ул башын артка чайкалдырып чаба, гел яхшы ат кебек. Без чирәмле җирдә генә уйныйбыз, юл уртасында бер дә уйнамыйбыз. Әнием анда уйнарга кушмый. Анда машиналар йөри, ди. Йөгереп уйнап арыгач, өйгә ашарга керәбез. Бик әйбәтләп кулны юабыз. Кул сөртергә икебезнең дә кечкенә сөлгебез бар. Равил сөлгесендә чия, минекендә алма рәсеме чигелгән. Кечкенә апам чигеп бирде. Без урамнан пычранып кайтсак, түргә дә уздырмый ул. Юынып керегез, ди. Безнең зур апабыз да бар әле. Ул инде сигезенчедә укый. Кечкенә апабыз — Сәлимә исемле. Дәү апабыз — Хәлимә. Дәү апа һәрвакыт аш өстәлен әзерли. Кечкенә апа безнең өстәл янында ничек утыруыбызны тикшереп кенә тора. Әнием белән әтием өйдә булганда, безнең барыбызны да күзәтеп торалар.

— Өстәл янында тыныч кына утырып ашагыз, дәү үсәрсез, — ди әтием. Әнием дә шулай ди. Дәү апа белән кечкенә апа да шулай әйтергә өйрәнеп беткәннәр. Равил дә, мин дә аларның сүзен бик тыңлыйсыбыз килә. Тик кайчагында тик кенә утырып булмый. Шул чагында дәү апа кара чия төсле күзләре белән безгә туп-туры карый. Кечкенә апабыз тиз генә җиңебездән тартып куя.

— Тик кенә утырыгыз инде, — ди. Үзе әле әтигә, әле әнигә карый. Апаларым бөтенләй тәртипкә өйрәнеп беткәннәр. Әти дә, әни дә аларны ачуланмый. Без дә кечкенә түгел бит инде. Равил дүрттә, мин алтыда. Ә безнең шаярасы гына килеп тора. Мин Равилнең кашыгын алам да әкрен генә аның башына сугам. Дәү апам урыныннан тора да минем кашыкны алып куя.

— Авырттырмадым ич, уйнап кына, әкертен генә, — дим. Равил дә үпкәләми, елмая. Ә шулай да мине шелтәлиләр.

— Кашык ашар өчен куелган, аның белән чәч тарамыйлар, — ди әнием.

Кайвакыт Равил өстәл астыннан минем аякка төртә. Мин дә аңар тибеп куям. Шаяра торгач, өстәлдә тәлинкәләр селкенә башлый.

— Болай шаярсагыз, мин сезне циркка алып бармам, — ди әтием.

Без бер вакытта туктап калабыз, шаярмаска сүз бирәбез. Менә аш артыннан әнием өстәлгә карбыз китерә. Карбыз утлы күмер кебек кып-кызыл. Үзе бер дә эссе түгел, сап- салкын, үзе шикәрле. Безнең алдыбызга әнием карбыз телемнәре куя. Мин Равилнең карбызына карыйм да:

— Минем кечкенә, Равилнеке зур, — дим. Равил кулындагы карбыз телемен миңа бирә.

— Мә, апам, дәүрәге сиңа булсын. Минем карбызым кечкенә булса да, үзем зур буласым килә. Ә сиңа зур карбыз булсын. Үзең кечкенә булып калырсың, — ди Равил. Миңа бик-бик оят була. Әтием дә, әнием дә, апаларым да Равилне мактап башыннан сөяләр.

Әминә Бикчәнтәева