Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 января 2023 13:35

Мәкальләр.

Юмарт-саран, канәгать-комсыз. Җитез-акрын, тискәре, ваемсыз, астыртын, ялагай Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс. Акрын барган аттан узган, йөгереп барган тайдан калган. Акрын барган куян артыннан җиткән. Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган. Акрын ишсәң - бау булыр, арбаң-чанаң сау булыр. Алдыңда ялагай булган артыңда алабай булыр. Арыш тора...

Юмарт-саран, канәгать-комсыз.

Җитез-акрын, тискәре, ваемсыз, астыртын, ялагай

Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс.

Акрын барган аттан узган, йөгереп барган тайдан калган.

Акрын барган куян артыннан җиткән.

Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган.

Акрын ишсәң - бау булыр, арбаң-чанаң сау булыр.

Алдыңда ялагай булган артыңда алабай булыр.

Арыш тора саламда, акча тора саранда.

Астыртын астан кисә, өстән ямый.

Астыртын үлән астыннан ут йөртә.

Ашыгу борча тотканда гына ярый.

Ашыгыч эшкә шайтан катыша.

Ашыккан ашка пешәр, кабаланган сазга төшәр.

Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле.

Барына разый бул, югына сабыр ит.

Бирмәснең ашы пешмәс, казаны уттан төшмәс.

Диңгезне күмеп була, адәмнең комсызлыгын күмеп булмый.

Еланның аягын күрмәссең, саранның сыен күрмәссең.

Җитезгә йөз өлеш, йомшакка бер өлеш.

Иң батыр кеше - үз нәфесен җиңә алучы.

Канәгатьле кешедә көнчелек булмас.

Кешегә көнең төшмәсен, саранга эшең төшмәсен.

Коеның суы салкын, саранның күзе салкын.

Комсыз, абынып егылса да, бер әйбер учлап алмыйча тормас.

Комсыз, котырса, коега кармак салыр.

Комсыз тау кимереп, диңгез суын эчсә дә туймас.

Курыкма тугыз башлы еланнан, курык ике йөзле адәмнән.

Кызганган кешенең малын кызыл эт җыяр.

Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың.

Нәфеснең тезгене акыл кулында.

Сабыр иткән морадына җиткән.

Сабыр төбе - сары алтын.

Саран бай хәерчедән ярлырак.

Саран кеше - төпсез мичкә шикелле: аны һич тутырып булмый.

Сараннан акча сорау - үгез саву белән бер.

Саранның агачы үсмәс, үссә дә җимеше пешмәс.

Саранның яраткан ашы - күрше шулпасы.

Үзе өчен саран кешедән башкалар өчен юмартлык көтеп булмый.

Үтә мут булсаң - муеныңнан асылырсың, үтә җыбыткы бул-саң - аяк аста калырсың.

Чи тирене иләсәң, олтан булыр; нәфесен тыйган кеше солтан булыр.

Шөкранасыз кешедән икмәк-тоз кадерен белгән эт яхшы.

Юмарт кешенең морҗасыннан төтене куе чыгар.

Юмарт үз малын үзе ашар, саран малы саранның үзен ашар.

Юмартлык белән батырлык икесе бер чишмәдән ага.

Юмартлык дошманны да дус кылыр, саранлык балаларны да дошман кылыр.

Ялагай алда мактар, артта сүгәр.

Яхшы кешенең эче белән тышы бердәй була.