Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 февраля 2023 08:24

Мөслим гимназиясе укучылары иҗаты

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем! Минем әнием бүлмә гөлләре үстерергә ярата. Минем дә әнием кебек матур гөлләр үстерәсем килде. Әниемнән сорап, интернеттан миләүшә гөлләрен үстерергә өйрәндем. Тиз генә үсеп китми икән шул миләүшәләр! Икенче исеме сенполия икәнен белдем. 10 май көнне мин үсеп утырган гөлләрдән берешәр яфрак кисеп алдым да сулы стаканга...

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем!

Минем әнием бүлмә гөлләре үстерергә ярата. Минем дә әнием кебек матур гөлләр үстерәсем килде. Әниемнән сорап, интернеттан миләүшә гөлләрен үстерергә өйрәндем. Тиз генә үсеп китми икән шул миләүшәләр! Икенче исеме сенполия икәнен белдем. 10 май көнне мин үсеп утырган гөлләрдән берешәр яфрак кисеп алдым да сулы стаканга куйдым. Тамыр җибәргәннәрен көттем: 18-20 көннән тамырчыклар хасил булды. Унбиш көннән тамыр җибәргән яфракларны сыйфатлы туфраклы гөл савытларына утырттым. Ә тагын ун көннән яшь яфраклар күренде! Гөлләремне күзәтеп кенә тордым. Менә җиде ай дигәндә гөлләрем чәчәккә бөреләнде! Әлеге гөлләрнең күп сортлары бар икән. Алсу төстәгеләре чәчәкләрен бераз озаграк көттерде. Мин аларны тәрбияләп торам: вакытында су сибәм, иске яфракларыннан арындырам. Урамда әле кыш, ә үстергән гөлләрем безне сөендереп шау чәчәктә, безнең кәефебезне күтәреп өебезне ямьләп тора.

Солтанова Сылу,1 Б сыйныфы укучысы.

 

 

Укый белү - зур бәхет!

Без инде хәзер зурлар - укый беләбез! Шуңа күрә дә көн саен гимназиянең китапханәсенә йөрибез. Китапханәче Гөлшат апабыз безне якты йөз белән каршы ала. Кызыклы китаплар белән таныштыра, журналлардан кирәкле мәгълүматны эзләп табарга һәм файдаланырга өйрәтә. Сыйныфыбыз белән китаплар, газета-журналлар укыйбыз. Үзең теләгән китапларны үзең сайлап укый белү бик күңелле икән!

Фәхразиев Раил,1 б сыйныфы укучысы.

 

 

 

Ашагыз, кошкайларым!

Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресләрендә без кошлар турында бик күп мәгълүмат алдык. Күчмә һәм кышлаучы кошларны танырга өйрәндек. Кышын безнен якларга кайтучы кошларның дуслары һәм дошманнары, алар яраткан ризыклар хакында сөйләштек. Сыйныфыбыз белән кошлар өчен җимлекләр ясадык та, гимназиябез бакчасындагы агачларга урнаштырып та куйдык. Һәр көнне кошлар ашханәсен күзәтеп, ашарларына салып торабыз. Тамаклары тук булгач, кошларга бернинди салкын да куркыныч булмас.      

Мөхәммәтова Камилә,1 Б сыйныфы укучысы.