Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 февраля 2023 11:57

Айсылу

  Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар – Айсылу исемле. –Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, – диде әтисе. Әй сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда, Айсылу: – Ән-нә, ән-нәү-ү... – дип тавыш та бирә белә иде. Бүген ял...

 

Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар Айсылу исемле.

Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, диде әтисе.

Әй сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда, Айсылу:

Ән-нә, ән-нәү-ү... дип тавыш та бирә белә иде.

Бүген ял көне. Гүзәлне бакчага илтмәделәр. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урам яктан күрше кызы Рәйханәнең тавышы ишетелде:

Гүзәл, әйдә, уйнарга!

Кыз, тиз-тиз киенде дә урамга йөгерде. Айсылуның:

Мине дә алып чык, бергә-бергә уйнарбыз, дип, курчагының ялварып карап калуын да күрмәмешкә салышты.

Әйем лә, синең белән үзем генә уйнармын, дип, ашыгып, ишекне япты. Чөнки Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамда комнан әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Тора-бара Гүзәл курчагы турында тәмам онытты.

Өйгә кергәч кенә, янә хәтеренә төшерде, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды.Чү! Ни булган аңа? Кулга алуга:

Ән-нәү-ү, тимәү-ү! дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды.

Әни, әнием, дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. Айсылу минем белән уйнарга теләми.

Әнисе, сынап, кызына карады.

Әллә үпкәләттеңме үзен?

Гүзәл ни дияргә белмәде. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...» дигән иде бит.

Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды:

Син ачуланма инде, икенче тапкыр сине дә дусларым янына алып чыгармын... диде.

Айсылу әйтерсең лә шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күк йөзе төсле күзләрен ачып җибәрде.

Рафис Гыйззәтуллин