Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 февраля 2023 07:29

Дидактик уен «Күңелле домино»

Уйный-уйный үсәбез Бу уен балаларны күңелле формада татар теленә өйрәтү өчен эшләнелде. Уенда 2 - 4 бала уйный ала. Максат: балаларны узара һәм зурлар белән аралашуга чыгару Бурычлар: балаларның «Гаилә», «Татар халык милли киемнәре», «Киемнәр» темалары буенча сүзлек запасын активлаштыру; (темаларда бирелгән рәсемнәрне аллы-артлы, яки аерым бер уен итеп чыгарырга...

Уйный-уйный үсәбез

Бу уен балаларны күңелле формада татар теленә өйрәтү өчен эшләнелде.

Уенда 2 - 4 бала уйный ала.

Максат: балаларны узара һәм зурлар белән аралашуга чыгару

Бурычлар:

балаларның «Гаилә», «Татар халык милли киемнәре», «Киемнәр» темалары буенча сүзлек запасын активлаштыру; (темаларда бирелгән рәсемнәрне аллы-артлы, яки аерым бер уен итеп чыгарырга мөмкин)

предметларны төсе, күләме, билгеләре буенча аера алу мөмкинлеген арттыру;

туплаган сүз байлыгын диалогта, җөмләләр, хикәяләр төзегәндә куллана алуны булдыру;

игътибарны һәм хәтерне камилләштерү.

Белем бирү эшчәнлегендә куллану мөмкинлекләре:

Группалы дәресләрдә куллану;

Дәрестән тыш уеннар оештырганда куллану;

Баларның мөстәкыйль эшчәнлегендә куллану;

Әти-әниләр белән берлектә куллану.

Белем бирү эшчәнлегендә куллану мөмкинлекләре:

Уен барышы:

2-4 бала өстәл артында утыра. Һәр уенчы 4 карточка ала. Карталарның тулы комплекты түгәрәк уртасына куела. Бу “банк” була. Санамыш ярдәмендә уенны башлаучы уенчы билгеләнә. Ул 1 картасын рәсемен өскә каратып түгәрәк уртасына куя. Бу рәсемгә туры килгән рәсеме булган уенчы картасын уртадагы картының дәвамы итеп төзеп куя. Әгәр, уенчыларның уенны дәвам итердәй рәсемнәре булмаса, уртадагы “банк”та рточка алына. Әгәр уенчы картадагы рәсемне атый алмаса, уенны икенче уенчы дәвам итәргә тиеш була. Уен шулай дәвам итә.

Искәрмә:

Уен барышын һәм кагыйдәләрне үзләштергәч, балалар уенны мөстәкыйль дә уйный алалар. Бу аларның бергә уйнау, аралашу кебек сәләтләрен үстерүгә китерә. Уен барышында тәрбияче балага өстәмә сораулар бирергә мөмкин.


 

Латыйпова Айсылу Фоат кызы

Буа шәһәре «Теремкәй» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе