Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 февраля 2023 11:02

Күңелле уеннар

Дидактик уен: “Салават күпере” Максат: Салават күперенең төп төсләрен белү дәрәҗәсен ныгыту. Уен вакытында салават күперендәге төсләрне булдыру. Уен барышы: Балалар берничә төркемгә бүленәләр (салават күперендә ничә төс шуңа карап). Һәр балага берәр төсле лента бирелә. Тәрбияче уен тәртибе белән таныштыра. Бала үзе генә, ягъни аерым су тамчысы, ә барысы бергә алар...

Дидактик уен: “Салават күпере”

Максат: Салават күперенең төп төсләрен белү дәрәҗәсен ныгыту. Уен вакытында салават күперендәге төсләрне булдыру.

Уен барышы: Балалар берничә төркемгә бүленәләр (салават күперендә ничә төс шуңа карап). Һәр балага берәр төсле лента бирелә. Тәрбияче уен тәртибе белән таныштыра. Бала үзе генә, ягъни аерым су тамчысы, ә барысы бергә алар салават күперен барлыкка китерәләр. Музыка (яңгыр тавышы яздырылган аудиоязма) уйнаганда балалар төркем буйлап йөриләр, уйныйлар. Музыка үзгәрә, кояш чыга, балалар бергә җыелып, салават күпере барлыкка китерергә тиешләр (нәкъ салават күперендәге төсле).

Дидактик уен: “Уңыш җыябыз”

Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләүләрен, күзаллауларын үстерү; бакчадан, басудан нинди уңыш җыю белән танышу, җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең исемнәрен, төсләрен белүне ныгыту; колхозчылар хезмәтенә хөрмәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дидактик уен: “Тылсымлы фигуралар”

Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү. Рәсем ясау алымнарын ныгыту.

Уен барышы: Карточкаларда геометрик фигуралар төшерелгән, ләкин алар төрле зурлыкта. Шуларга карап, бу фигураларның нинди әйбергә охшаганлыгын белеп, кирәкле өлешләрен ясап бетереп, буяу (җисемне җанландыру).