Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 марта 2023 10:16

«Мавыктыргыч җиһазлар»

Балалар бакчасында информацион – коммуникатив технологияләр куллану белем һәм тәрбия бирү процессын баетырга, балаларның танып-белү процессларын үстерергә, күзаллауларын киңәйтергә, заманча җәмгыять тормышына җайлашкан иҗади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Безнең Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы «Курай» балалар бакчасы да заман таләпләре белән янәшә атлый. Биредә 2022-2023 нче уку елында «Татнефть» хәйрия...

Балалар бакчасында информацион – коммуникатив технологияләр куллану белем һәм тәрбия бирү процессын баетырга, балаларның танып-белү процессларын үстерергә, күзаллауларын киңәйтергә, заманча җәмгыять тормышына җайлашкан иҗади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Безнең Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы «Курай» балалар бакчасы да заман таләпләре белән янәшә атлый. Биредә 2022-2023 нче уку елында «Татнефть» хәйрия фондының матди ярдәме белән «Аллергия авырулары булган балалар өчен сөйләм үсеше студиясе» проекты тормышка ашырыла. Балалар «Антошка» дип аталган сенсор өстәл логопедия комплексын һәм «Мин дөньяны иҗат итәм» дип исемләнгән мультстудияне бик яратып кабул иттеләр. Логокомплекс балаларга белем бирү, аларны эшчәнлеккә җәлеп итү өчен программа тәэминаты белән тулысынча җиһазландырылган: авзларны өйрәтү, просодика, фонематика, лексика, сөйләм осталыгын үстерү күнегүләрен үз эченә ала. Ә мультстудия – әкият проблемаларын чишү җиһазының махсус сәхнәсе, ел вакытларын чагылдыручы арткы бизәлешләре бар. Комплектка әкият геройлары, STEM бурычларны чишү өчен конструктор элементлары, мини-робот, шөгыльләр өчен әсбаплар, методик җитәкчелек керә.

Тәрбиячеләр һәм тар белгечләр эшчәнлек вакытында компьютер һәм яңа мультимедиа җайланмаларын даими кулланалар, презентацияләр, мультимедия технологияләре шөгыльләрне җанландыра, балаларда кызыксыну уята. Яңалыкка балалар да бик тиз тартыла,тәрбиячеләргә дә яңа алымнар белән эшләү күпкә отышлы.

Шәймарданова Раилә Раиф кызы,

Яр Чаллы шәһәренең “Курай”

109 нчы катнаш балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.