Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 апреля 2023 13:47

Шифалы табиблар

— Ромашка, Ромашка! Кая болай чабасың? — Чапмый хәлем юк! Гыйләҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам! — Әрем, Әрем! Кая болай йөгерәсең? — Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм. — Ланыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш? — Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк!...

— Ромашка, Ромашка! Кая болай чабасың?

— Чапмый хәлем юк! Гыйләҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!

— Әрем, Әрем! Кая болай йөгерәсең?

— Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм.

— Ланыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш?

— Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган, шуны тергезергә ашыгам!

— Бака яфрагы! Бака яфрагы!..

— Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!

— Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?..

— Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген тагын «ике»ле эләктергән! Юньсез!

Вахит Монасыйпов