Шүрәлесе белән үтеп кереп,
Яши күңелләрдә Тукай абый!
"Гали белән кәҗә", "Су анасы"н,
Аңлый аны һәркем, хәтта сабый.
Татарымның затлы йөзек кашы ,
Юктыр беркайда да башка андый.
Шуңадыр да һич тә гаҗәп түгел,
Яше-карты иҗатыңны санлый.
Мавыктыргыч әкиятләр белән,
Тормыш өйрәнәбез, укый-укый.
Яшәтербез горур исемеңне,
Син йөрәктә һәрчак,Тукай абый!
Гөлшат Сафина шигыре