Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 апреля 2023 13:39

Вәсимә Хәйруллина шигырьләре

Туган Мин әниемнән туган, Әни әбидән туган. Шулай булгач, бу өйдә Без барыбыз бертуган. Бу өй — минем туган йорт, Шушы нигездә үсәм. Туган як чишмәсенең Челтер суларын эчәм. Әйдә, танышабыз Йә, әйдә, танышабыз, Кулга-кул бирешәбез, Исемне әйтешәбез, Кул кысып күрешәбез. Киң итеп елмай миңа, Мин дә елмаям сиңа. Туры...

Туган

Мин әниемнән туган,

Әни әбидән туган.

Шулай булгач, бу өйдә

Без барыбыз бертуган.

Бу өй — минем туган йорт,

Шушы нигездә үсәм.

Туган як чишмәсенең

Челтер суларын эчәм.

Әйдә, танышабыз

Йә, әйдә, танышабыз,

Кулга-кул бирешәбез,

Исемне әйтешәбез,

Кул кысып күрешәбез.

Киң итеп елмай миңа,

Мин дә елмаям сиңа.

Туры итеп караштык,

Менә шулай таныштык.

Вәсимә Хәйруллина