Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 марта 2017 13:46

Балалар модасы.

Балада туу белән зәвык хисе тәрбияләргә кирәк, ди дизайнерлар. Алар фикеренчә, сабыйлар кечкенәдән дөрес киенергә өйрәнергә тиеш. Ә бит модадан артта калмаучы замана кибетләрендә нәниләр киеменә  якын барырлык түгел. Баланы күп акча сарыф итми генә ничек итеп зәвыклы  киендерергә соң?           1. Төс          Төс бала киеме өчен бик мөһим....

Балада туу белән зәвык хисе тәрбияләргә кирәк, ди дизайнерлар. Алар фикеренчә, сабыйлар кечкенәдән дөрес киенергә өйрәнергә тиеш. Ә бит модадан артта калмаучы замана кибетләрендә нәниләр киеменә  якын барырлык түгел. Баланы күп акча сарыф итми генә ничек итеп зәвыклы  киендерергә соң? 

        

1. Төс

         Төс бала киеме өчен бик мөһим. Киемне зуррак балага сайласагыз, әлбәттә, аның фикеренә колак салыгыз. Төсне сайлаганда катгый кагыйдәләр юк. Тыныч, кычкырып тормаган пастель тоннар, һәрвакыттагыча, актуаль.

         Кызлар өчен төрле принтлар модада. 2017 елда кызлар киемендә  бизәкләр, чәчәкләр, мультфильм геройлары аеруча поппуляр. Баш киемен дә өс киемендәге төсләргә карап сайларга кирәк, әмма алар шул ук вакытта күзгә ташланып торган элементлар – помпоннар, кызыклы колаклар белән бизәлсен.

         Малайларга кием сайлаганда дизайнерлар геометрик сызыклар төшерелгән киемгә игътибар итәргә куша. Клеткалы күлмәкләр ир-атларга да, малайларга да барачак. Алар - 2017нең тренды.

         Быел модада ак һәм кара төсләр. Гадәттә, без кара төсне балалар киеменә хас түгел, дип саныйбыз. Әмма модельерлар бу стереотипны кире кагып, кара төсне 2017 елның иң зәвыклы төсе, дип атый. Аеруча сары төс белән аралаштырылган кием моделе агымдагы елның хиты, ди алар. Ак төс, тиз пычранучан төсләр рәтенә керсә дә, актуаль. Ак майкалар, джинса, күлмәкләр, свитерлар – бар да трендта. Аларны махсус каешлар белән тулыландырырга була.

2. Материал

           Иң мөһим – балага дигән кием гади, натурль тукымалардан булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, уңайлылык турында онытмагыз!

3. Стиле

            Балалар киеме – кече размердагы шул ук олылар киеме ул. Милитари, ретро, кэжуал – барлык заманча стильләрне балада да күрергә мөмкин.

         Малайларга - өч комплектан торган костюм, пиджак, вельвет чабарлар менә дигән булачак!

         Ә кызлар өчен - милитари – сезон хиты! Хаки төсендәге пальто һәм курткаларны ачык төстәге каешлар белән бизәгез. Ачык ал, сары, зәңгәрсу төс кушылган хәрби кием стилендә тегелгән киемнәргә игътибар итегез, алар – бүгенге көн стиле.

Шулай ук геометрик фигуралар, этник бизәкләр төшерелгән киемнәр белән тәҗрибә үткәрергә була.

4. Аяк киеме

          Кием мөһим булган кебек, баланың стилен тулы итү өчен аяк киеменең дә роле зур.

         2017 елда балалар өчен оксфордлар поппуляр булачак. Аларны берүк вакытта кызлар да, малайлар да кия ала. Гомумән, аяк киеме никадәр уңайлы булса, яхшырак!

         Ә чынлыкта, балалар модасында иң мөһиме – уңайлылык! Бала киемне яратып, теләп кия икән, моданы арткы планга куегыз, балагызның үз модасы булсын!