Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 марта 2017 07:42

Ә син кем?

Темперамент, кайчакта кызуканлылык, дәрт, гайрәт — кешенең көче, хәрәкәтчәнлеге һәм нерв процессларының тигезлеге билгесе. Ул кешенең гомуми активлыгыннан, аның гамәли чагылышыннан һәм кешенең эмоцияләреннән барлыкка килә. Темпераментның чиста чагылышлары сирәк очрый. Кеше темпераментының беренче калссификациясен моннан 2500 еллар чамасы элек Гиппократ бирә. Ул кешеләрне сабырсыз, тиз кабынучан холерикларга, сабыр, оптимист сангвиникларга, сабыр, тыныч, инерт флегматикларга, боек, шикләнүчән меланхоликларга бүлә. Хәзерге вакытта...

 

      1)Сангвиник- нерв систамасы басынкы, сабыр, хәрәкәтчән булган кеше (аның формуласы-“Ышан, ләкин тикшер”)

Уңай сыйфатлары: тормыш сөючәнлек, мавыгучанлык, кеше хәленә керә белү, аралашучан.

Тискәре сыйфатлары: мин-минлек, бер чиктән икенчесенә ташлану, җиңел акыллылык, өстән-өстән генә фикер йөртү, ышанычсызлык. 

2)Холерик- киресенчә, сабырсыз тип (аның формуласы- “Бер минут тынгылык юк”)

Уңай сыйфатлары: энергияле, мавыгучан, дәртле,хәрәкәтчән, максатка омтылучан.

Тискәре сыйфатлары: тиз кызып китүчәнлек, агрессив, сабырсыз, конфликт тудыручан.

3)Флегматик- нерв системасы көчле, ләкин хәрәкәтчән түгел(аның формуласы – “Ашыктырма”)

Уңай сыйфатлары: тотрыклы, тугрылыклы, актив, түзем, үз- үзен кулда тотучан, ышанычлы.

 Тискәре сыйфатлары: акрын, битараф, коры, калын тиреле.

4)Меланхолик- нерв системасы көчсез һәм сабырсыз тип(аның формуласы-“Зарар китермә”)

Уңай сыйфатлары: сизгер, тиз җәрәхәтләнүчән, башкаларга игелек тели, максимум теләктәшлек күрсәтә.

 Тискәре сыйфатлары: эшкә сәләте түбән, үзе турында югары фикердә, үз эченә бикләнгән, оялчан.