Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 апреля 2017 08:22

«Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» (Р.Фәхретдин)

Ата-аналар да, укытучылар да үзләре тәрбияләгән балаларга өмет баглый. Һәрберебезнең алар турында җылы сүз, яхшы фикерләр ишетәсебез килә. Кем генә җимешенең әче булуын, башкаларның аннан йөз чөерүен теләр икән? Һәрберебез балаларыбызның халкыбызга файдалы, үзебезгә мәрхәмәтле, күркәм эшләре белән куандыручы чын Кеше булуларын телибез. Күренекле мәгърифәтчебез Риза Фәхретдиннең «Кеше булыр өчен...

Ата-аналар да, укытучылар да үзләре тәрбияләгән балаларга өмет баглый. Һәрберебезнең алар турында җылы сүз, яхшы фикерләр ишетәсебез килә. Кем генә җимешенең әче булуын, башкаларның аннан йөз чөерүен теләр икән? Һәрберебез балаларыбызның халкыбызга файдалы, үзебезгә мәрхәмәтле, күркәм эшләре белән куандыручы чын Кеше булуларын телибез. Күренекле мәгърифәтчебез Риза Фәхретдиннең «Кеше булыр өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәк», – дигән сүзләре бик урынлы дип уйлыйм.

Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары гыйлем үзләштерү булганлыктан, Р.Фәхретдин «Адабе тәгълим» китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп «Гыйлем» дип куя. Аннан соң «Мөгаллим. Тәрбия», дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр.

Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклый. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип яза ул.

Р.Фәхретдиннең тагын шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез.

Үзенең бөтен гомерен татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Ислам динен саклап калуга багышлаган халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе, фикер иясе, язучы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен әдәбият дәресләрендә төрле әсәрләрне өйрәнгәндә, сыйныф җитәкчесенә, укучылар, ата-аналар белән эшләгәндә, һәрвакыт кулланма итеп файдаланырга тәкъдим итәм.