Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 апреля 2017 14:15

Бала каләм тота белмәсә...

Бала каләм тота белмәсә... Кәгазь битендә аркылы-торкылы ясалган рәсем нәрсә турында сөйли? Күпләр андый нәрсәгә игътибар да итми. Ә менә белгечләр фикеренчә, өч-дүрт яшьлек бала ясаган рәсем билгеле бер мәгънәгә ия. Нәкъ менә шул вакытта әти-әнинең игътибарлы булуы кирәк тә инде. Чөнки теләсә кайсы рәсем баланың күңелендә ниләр булганын аңлатырга...

Рәсем нәрсә сөйли?

Эльвира Мансур кызы санап үткәнчә, рәсем тестлары күп төрле була: “Йорт”, “Агач”, “Минем гаиләм”, “Кеше” һәм башкалар. Нәкъ менә алар аша баланың эчке дөньясы ачыла, аның тормышка, гаиләсенә һәм дусларына булган мөнәсәбәте ачыклана икән. Моның өчен психолог бала белән аерым эш алып бара: берәр тест буенча рәсем ясарга куша, ни ясалганын анализлый һәм төгәл нәтиҗә чыгару өчен сораштыру үткәрә. Барлык күзәтүләрдән соң баланың күңел халәте борчулы дип табылса, әлбәттә, аның әти-әнисенә хәбәр итәләр. Чөнки алар гына тест нәтиҗәсенең ни дәрәҗәдә дөрес булуын әйтә ала. “Рәсем тестларын өй шартларында үткәрергә була, ләкин нәтиҗәсе генә ялгыш булырга мөмкин. Чөнки өйдә бала үз кәефенә карап эшли, игътибары читкә юнәлә. Шуңа күрә иң дөрес нәтиҗә психолог бүлмәсендә алына: анда балага билгеле бер эш кушыла, сораулар бирелә һәм үзлектән генә тынычлыкта ясау мөмкинлеге тудырыла. Бала рәсем ясаганда аңа комачауларга, янында утырырга яки нәрсә ясарга икәнен әйтеп торырга ярамый”, – ди психолог.

“Минем гаиләм” рәсем тесты баланың гаилә әгъзаларына, туганнарына карата мөнәсәбәтен күрсәтергә сәләтле. Әгәр ул ясаган кеше рәсемендә гәүдә төзелеше һәм үлчәмнәр чагыштырмача дөрес икән, димәк, бала әти-әнисе һәм туганнары белән җылы мөнәсәбәттә. Бала әтисен ясамаса? “Кайбер китапларда бу баланың әтисен кабул итмәве дип аңлатылса да, моның белән генә чикләнмичә, сораштыру да үткәрергә кирәк. “Ул кайда, нишли?” ише сораулар биреп, гаилә башлыгының эштә булуы ачыклана ала. “Сиңа кемнең булышуын телисең?” дигән сорауга җавап “Әти” булса, димәк, бала аның игътибарын барыбер тоя”.

“Хыялдагы җәнлек” рәсем тесты да бик үзенчәлекле. Мисалга, рәсемдә мөгез, энә булу яки җәнлекнең кешеләр белән туклануы сурәтләнгән икән, бу – балада агрессия барлыгын хәбәр итә. “Өйдәге хәлләр” исемле рәсем тестында төсләргә игътибар бирелә. Бала үз иткән һәм ошаткан төсләрне сайлый һәм алар белән сукмак буйый. Әгәр кара, соры төсләр күбрәк була икән, бу – борчу дигәнне аңлата. Ә сары һәм шәмәхә төсләр баланың сәламәт һәм бай фантазияле булуына ишарә ясый. Кактус рәсемен балада ачу хисләре бармы, юкмы икәнен тикшерү өчен ясатырга мөмкин. Әгәр йорт кактусы сурәтләнсә, бала үзен өйдә уңай хис итә, инде рәсемдә чүл кактусы булса, димәк, ул киеренкелек тоя. Энәләре күп һәм зуррак булган саен, балада ачу да күбрәк дигән сүз.

Компьютер уеннары – агрессия сәбәбе

Төп тәрбияне бала өендә ала, шуңа да һәрвакыт үз әти-әнисенә охшарга тырыша. Ә балалар бакчасында коллективка керү, башкалар белән аралашу, аларга булышу хисләре төшендерелә. Эльвира Мансур кызы әйтүенчә, еш кына баланың оялчан һәм усал булуына нәкъ менә әти-әни арасындагы мөнәсәбәт киеренкелеге сәбәп булып тора. Психолог фикеренчә, замана мультфильмнары һәм компьютер уеннары да балага зур йогынты ясый. “Ул уеннар бик күп вакытны ала, виртуаль дөньяга алып кереп китә. Замана әти-әниләренә бу бик уңайлы, бала бит комачаулап йөрми. Әмма бала карандаш тота белмәскә әверелә, аның кул моторикасы начар үсеш ала, ул сөйләшми, тел байлыгы зур булмый. Хәзер балалар халык әкиятләрен сөйләү урынына терминатор, трансформерлар кебек виртуаль мультфильм һәм уеннарның геройларын җиңелрәк әйтеп бирә. Болар барысы да агрессия, күңел киеренкелегенә китерә”, – дип кисәтә психолог.

Балада кул, бармаклар хәрәкәте яхшы үсеш алган булырга тиеш. Моның өчен учта шар, кырлы карандаш әвәләргә, бармакларга төрле гимнастика ясарга кирәк. Кул бармак һәм учлар белән яхшы эшләгән вакытта баш мие эшчәнлеге дә яхшыра. Нәтиҗәдә бала карандаш, ручканы дөрес тота башлый, матур ясый һәм яза. Ул гына да түгел, балада оялчанлык хисе кими, ул башкалар белән дә күбрәк аралаша башлый. Баланы ясаган һәр рәсеме өчен мактарга, дәрт биреп торырга кирәк. Чөнки аның эшчәнлеге, үз-үзенә ышанычы шул рәсем аша ныгый.

(“Ватаным Татарстан”,№38,20.03.2015)