Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 апреля 2017 12:32

Балам – сугыш чукмары

Балам – сугыш чукмары Балалар агрессиясенең сәбәбе нидә? Малайларда үзләрен агрессив тоту кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомүмән кызураклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. Икенчеләре инде тәрбиягә сылтыйлар, янәсе ата-аналар кыз балаларны “кызлар сугышырга тиеш түгел” дип, ә малайларны “үзеңне дә кыерсыттырма, көчсезләрне дә якла;...

Агрессив халәт кайсы очракта психик тайпылышның билгесе булып тора икән?

Нинди очракта табиб кирәк?

Әгәр 6 яшьтән зуррак балада түбәндәге 7нең үз-үзен тоту үзенчәлекләренең 4есе генә күзәтелсә дә, баланы психолог һәм психиатрга күрсәтергә кирәк.

– Бала еш кыза.

– Олылар белән еш талаша.

–Олыларның таләпләренә буйсынудан, җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрне үтәүдән баш тарта.

– Кешеләрне махсус рәвештә үрти, ачуландыра.

– Гел үзенең хаталарында әйләнә-тирәдәгеләрне гаепли.

– Тиз кыза, еш ачулана, усаллаша.

–Үчләшә.

Баланың холкын төзәтеп буламы?

Агрессив улыгызга чын ирләрнең тотнаклы, сабыр булуларын аңлатып, исенә төшереп торыгыз. Йодрыкларны төйнәр алдыннан кеше уйларга тиеш.

Аны көрәш секциясенә бирегез. Анда малайның агрессиясе хәрәкәт энергиясенә әвереләчәк, ул үзконтроль күнекмәләрен алачак һәм аңарда үз-үзенә ышаныч уяначак.

Сөйләшергә, аралашырга өйрәтегез. Тикшерүләр күрсәтүе буенча, сөйләм теле начар үсешкән балалар агрессиврак булалар.

Түземлек һәм сабырлык таләп ителә монда. Бала холкын басынкылату – авыр эш, әлбәттә, әмма өметсез түгел.

"Өмет” гәзитеннән