Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 апреля 2017 12:44

Видео уеннар баланың сәләтен үстерәме әллә баш миенә зыян гына саламы?

Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына китереп булмый. Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле. Әйе, бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга. Моннан алдагы буыннар рәсемле китаплар, карап үссә, хәзерге балалар компьютер, телевизор, видео аша гына карый. Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена...

Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына китереп булмый. Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле. Әйе, бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга. Моннан алдагы буыннар рәсемле китаплар, карап үссә, хәзерге балалар компьютер, телевизор, видео аша гына карый. Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша, ә мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел. Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек.

Тик әти-әниләре өйдә вакытта балаларның көне буе компьютер артында утырулары хафага сала. Видео уеннар баланың сәләтен үстерәме әллә баш миенә зыян гына саламы? Баш миен өйрәнүче галимнәрнең фикерләре капма-каршы якка аерыла. Компьютер, төрле планшетлар, экрандагы уеннар балаларның баш мие үсешенә зыян сала, ди Германиянең галиме Манферд Шпицер. Балаларның баш мие «сыгылмалы» булганга андагы нейрон юллары әле һаман катмаган була. Баш миен ничек өйрәтүгә карап үзгәрә. Интернетта әйбер эзләгән, видеоларны тиз-тиз сикертеп караган уйнаганда бер рәсемнән икенчесенә сикергән баш миендә балаларның үсеше өчен булган мөһим «тәҗрибә» тупланмый, мондый уеннар уйлау сәләтен үстерми, ди галим. Германия галименә каршы чыгучылар да бар. Женева профессоры ДАФИМ БАВЕЛЬЕР да компьютер уеннарының йогынтысын өйрәнгән һәм аларның баш миенә файдалы булуын ачыклаган. Видео уеннар баш миен эшләтә, игътибарлы булырга өйрәтә, күзгә файдасы зур. Уйнаганда баш миенең бер рәсемнән икенчесенә сикерүе, киресенчә, игътибарны күп әйбергә дөрес итеп бүлергә, берьюлы берничә проблеманы чишәргә өйрәтә, ди БАВЕЛЬЕР. Компьютер уеннарының файдасы һәм зыяны турында фикерләр әле һаман да социаль челтәрләр дә алып барыла. һәм төгәл генә җавап әле дә табылмаган. Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла, организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый башлый. Медиклар барлык компьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызыклый. Димәк, аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә, авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор – психикага авырлык килү. Компьютерда рәсем ясау, уйнау игътибарлылык сорый. Мондый халәт, гадәти рәсем ясаганда, башка төрле уеннар уйнаганда, була алмый. Алай да психикага булган тискәре йогынтыны җиңеләйтеп була. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тоторыксызлык, баш миенең кан әйләнеше бозыла, умыртка сөяге дисклары кысыла, матдәләр алмашы бозыла һ.б шундый тискәре факторлар күзәтелә. Бала компьютер алдында күпме утырырга тиеш соң? 2-3 яшьлекләр - 15; 3-4 – 25, 5-6- 35, 7-8- 40 мин. Әлеге шөгыльне саф һавада булу, физик күнегү, хәрәкәтле уеннар белән чиратлаштыру шарт. Мониторда кояш нурлары, электр уты чагылышы булмаска тиеш. Мебельне дөрес сайлау да мөһим роль уйный Өстәл, урындык һәм башка кирәк яраклар балалар өчен җайлаштырылган булырга тиеш. Урындыклар тәгәрмәчле, аркасы көйләнә һәм урындык әйләнә торган булса яхшырак. Бу очракта бала үзенең позасын үзгәртә ала, балалар бик теләп мондый урындыкларда әйләнгәләп утыралар, димәк күкрәк читлеге дә, умыртка баганасы да ял итеп ала дияргә була. Мондый урындыкларда биеклекне һәр балага туры килерлек итеп көйләп була, ә бу үз чиратында талчыгуны киметә. Клавиатура яраклаштырылган такталы булырга тиеш. Ул тактаны кирәк чакта тартып чыгарып, ә эш беткәч кире кертеп куярга була. Ә эш шунда ки, рәсем ясаганда, тычкан белән эшләгәндә яки уйнаганда баланың өстәле биек булырга тиеш. Бу такта әйтелгән кагыйдәләрне үтәргә булыша, чөнки бала күп вакыт үзенең позасын үзгәртергә мәҗбүр була. Ә клавиатура стандарт биеклектән 7-10 см түбәнрәк урнашырга тиеш.

Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара,-ди табиблар. Андыйларның күбесе малайлар. Саннарга әйләндерсәң, компьютерга куркыныч дәрәҗәдә бәйле 1 кызга 10 малай туры килә. Бәйлелек бик тиз формалаша, моңа нибары 2 ай вакыт җитә. Әгәр вакытында чик куелмаса бала үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп бата. Алар табигате белән азартлы кешеләр. Отышлы уеннарга соңгы акчаларын да чыгарып бирергә әзер. Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата, баладан каты бәгырьле эгоист ясый. Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч, балагыз авыруга сабышса, катырак булыгыз. Юк дигәч, юк инде. Гомумән балагызга 10 яшь тулмыйча, аңа компьютер алуның кирәге дә юк, дип саный наркология диспансерының баш табибы ФӘНҮС МУРАТОВ. Баланың компьютер бәйлегенә дучар булуын ничек белергә соң? Әгәр: -Бала үз-үзенә бикләнсә, аралашмаучан яки тиз кызып китүчән булса; -Компьютердан аерырга тырышу тавыш-гауга белән тәмамланса; -Иптәшләре белән аралашмый башласа; -Начар йокласа; -Башы һәм күзләре авыртуга зарарланса, димәк, балагыз компьютер белән кирәгеннән артык мавыга. Әлбәттә, психологлар һәм табиблар баланың сәламәтлеген какшаткан, аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир иткән компьютер уеннары гына каршы чыга. Һичшиксез, балага уеннар кирәк, ләкин алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә, аның интеллектына зыян китермәскә тиеш. Компьютердан һәм интернеттан башка шәхеснең гармоник үсеше була алмый. Әгәр ата-аналар башта ук түбәндәге киңәшләрне истә тотсалар, балагыз компьютер уеннарына бәйле булмас: - Балага бүләк итеп компьютер сатып алмагыз, ул гаилә милке булып исәпләнсен; -Балалар бүлмәсенә компьютер куймагыз; -Балалар дисплей артында озак утыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатыгыз; -Балагыз белән күбрәк бергә булыгыз, табигатькә чыгыгыз; -Буш вакытында бала файдалы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнсен; -Баланың компьютер алдында ашап утыруына чик куегыз, югыйсә ул аның начар гадәтенә әйләнәчәк.

Беркемгәдә сер түгел: бүгенге көндә балаларның күпчелек өлеше буш вакытларын компьютер артында уздыра. Әйдәгез, балаларыбызның бу мавыгуларына игътибарлырак булып, компьютерда уйнау вакытын чикләп, балаларның сәламәт, белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик.

Ардуанова Гөлчәчәк Тимерян кызы