Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 апреля 2017 07:11

Бүген умырзая көне!

Бәйрәм тарихы Англиядән башлангыч ала. Ә гомумән, климат зоналарына карап, бөтен дөнья буйлап умырзая гыйнвардан башлап апрельгә кадәр чәчәк ата. Төрле илләрдә бу чәчәкне төрлечә атап йөртәләр. Инглизләр аны «кар тамчысы», «карлы алкалар» дип, чехлар «кар бөртеге», немецлар «карлы кыңгыраулар» дип атаса, без УМЫРЗАЯ дибез.


Инглизләр аның карны эретерлек, кышны чигендереп, язны якынайтырлык көченә дә ышана. Шулай ук, алар бу чәчәккә сихер-золымга каршы тору сыйфатын да кушкан һәм йорт алларындагы зур клумбаларга утыртырга гадәтләнгән.

Умырзая – яз чәчәге, без аны барыбыз да яратабыз. Әмма безнең сөю аңа файдага түгел, нәтиҗәдә бүген ул – Кызыл китапта урын алган чәчәк. Шуңа күрә садә сабый кебек сабагын сезгә сузса да, аны өзеп алыр алдыннан җиде тапкыр уйлау фарыз.