Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 сентября 2019 11:57

Көз бәйрәме

Зурлар төркеме өчен көз бәйрәме Катнашалар: Алып баручы, Алтын Көз, Балалар, Болыт, Кояш, Куян, Тычкан Бәйрәмчә бизәлгән залга алып баручы һәм балалар керә. Алып баручы: Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып, нур чәчеп тора. Бүген безгә бәйрәм килгән. Әйе, бүген Көз...

Зурлар төркеме өчен көз бәйрәме

Катнашалар:

Алып баручы, Алтын Көз, Балалар, Болыт, Кояш, Куян, Тычкан

Бәйрәмчә бизәлгән залга алып баручы һәм балалар керә.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып, нур чәчеп тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Яфраклар турында җыр һәм бию башкарыла. Яңгыр яуган тавыш ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә.

Болыт: Мин көзге болыт булам!

Җиргә яңгыр яудырам.

Телим икән, сезне дә мин

Яңгыр белән чылатам! (яңгыр яудырган хәрәкәтләр ясый). 

Алып баручы: Болыт, син шаярма әле. Без сиңа матур җыр җырлап күрсәтәбез. Тыңлап кара әле.

 «Яңгыр» татар халык уенлы җыры башкарыла.

Балалар: Кояш, чык! Болыт, кач! Без уйнарбыз җылыткач!

Матур көй астында залга Кояш керә.

Кояш: Исәнмесез, мин килдем, чакыруыны ишеттем. Бар дөньяны яктыртам мин, бар дөньяны җылытам мин!

Болыт: Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җирдә.

Кояш белән Болыт кем мөһимрәк, кирәгрәк булуы турында бәхәсләшә башлый.

Алып баручы: Сез безгә икегез дә бик кирәк. Зинһар, тынычланыгыз. Тату булыгыз. Әйдәгезче, дуслашыйк, бергәләп биеп алыйк!

«Дуслаштык» биюе башкарыла (Р.Бойко көе). Кояш белән Болыт дуслаша. Залга куян сикереп керә.

Куян:  Ай-ай-ай. Шундый курыктым – артымнан бүре куды. Көчкә качтым (дерелди).

Алып баручы:  Курыкма, куянкай, тынычлан. Матур җырыбызны тыңлап кара.

Көзге уңыш турында җыр. Балалар куянга яшелчә бүләк итә.

Алып баручы: Безгә кунакка яңгырлы Болыт, якты Кояш, куркак Куян килде. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз нигәдер күренми. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Бергә:

Көз, Көз, Алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә.

Алтын Көз: Исәнмесез, дусларым! Көттердем булса кирәк.

Алып баручы:  Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,

Тансык кунак син безгә.

Уйна, бие, күңел ач,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Балалар көз турында җыр җырлый, шигырьләр сөйли. Җыр дәвамында экранда көз күренешләре күрсәтелә.

Залга Тычкан йөгереп керә.

Тычкан:   Исәнмесез, балалар, матур кызлар, малайлар! Сез шат күңелле булганга килергә булдым монда. Сезгә уеным да бар, кем минем белән уйнар? (түгәрәктә “Шалкан” качышлы-тотышлы уенын уздыра).

Залга эченә алмалар тутырылган, папье-машедан ясалган зур шалкан кертелә.

Тычкан (гаҗәпләнеп): Нинди матур, зур шалкан! Ашап карасам ярыймы?

Алтын Көз: Тукта әле, Тычкан, син ашыкма. Бу шалкан гади генә түгел, аның сере бар. Башта аны җирдән тартып чыгарырга кирәк.

Шалканны бергә «тартып чыгаралар». Тычкан «шалкан» эченнән берничә алма ала.

Тычкан (гаҗәпләнеп): Карагыз әле монда: шалкан эчендә – алма!

Алтын Көз: Шалканның серен ачтык, тәмле алмалар таптык. (алмаларны балаларга тарата).

Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Алтын Көз. Киләсе елга да бәйрәмебезгә кил.

Бәйрәмгә килгән әкияти кунаклар саубуллашып чыгып китә.

Алып баручы:

Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –

Алтын Көз килде безгә!

«Әйлән-бәйлән уйныйбыз» җырлы-биюле уены оештырыла (Л.Батыр-Болгари көе, Р.Батулла сүзләре)

Зөһрә РӘХИМҖАНОВА, Венера ГӘРӘЕВА,

Балтачтагы 3 нче «Карлыгач» балалар бакчасының

I квалификация категорияле тәрбиячеләре