Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2019 06:24

Тизрәк укырга ашык!

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр... Ниһаять, журналыбызның беренче көз саны да дөнья күрде. Һәм ул кызыклы сәхифәләргә,...

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр...

Ниһаять, журналыбызның беренче көз саны да дөнья күрде. Һәм ул кызыклы сәхифәләргә, бәйгеләргә бик бай сан.

Бу санда «Минем гаиләм» бәйгесе башланып китте. Гаиләгезнең нинди дус-тату, зур, матур икәнен безнең дә күрәсебез килә. Шуңа алга таба да гаилә белән төшкән күркәм фотоларыгызны көтеп калабыз.

Бу саннан журналыбыз мультимедиа полилингваль белем бирү форматына күчәчәк. Нәрсә соң ул, диярсез? Полилингваль – күптелле дигән сүз. Бу үзенчәлекле белем бирү системасы ярдәмендә мин берьюлы берничә телне өйрәнә аласың. Ягъни, журналда татар телендә язылган текстны укыгач, син, QR-код ярдәмендә salavatkupere.com сайтына кереп, шул ук язманы рус һәм инглиз телләрендә таба аласың.

Танылган шагыйрь Ренат Харисның «Бармаклар» шигыре нәни укучыларыбызны өч телдә булуы белән сөендерер.

Көз көне ни өчен яфраклар саргая? Гөмбә нинди өлешләрдән тора? Ни өчен кишерне «тамыразык» дип атыйлар? Бу сорауларга җавапны син «Беләсем килә» сәхифәсеннән укырсың.

Җурналыбызның алыртыргысыз өлеше ул – балалар иҗаты. Үзеңнең хезмәтеңне җурналыбыз битләрендә күрәсең килсә, тизрәк безгә юлла.

Казан шәһәре Совет районының 127 балалар бакчасында тәрбияләнүче удган кыз Гөлүсә белән 10 биттә танышырсың.

Танылган җырчы Дилә Нигъматулинаның кызы Сәфинә тәмле тарталеткалар пешерергә өйрәтер.

Тизрәк укырга ашык!

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр...? Ниһаять, журналыбызның беренче көз саны да дөнья күрде. Һәм ул кызыклы сәхифәләргә, бәйгеләргә бик бай сан.? Бу санда «Минем гаиләм» бәйгесе башланып китте. Гаиләгезнең нинди дус-тату, зур, матур икәнен безнең дә күрәсебез килә. Шуңа алга таба да гаилә белән төшкән күркәм фотоларыгызны көтеп калабыз.?‍?‍?‍? Бу саннан журналыбыз мультимедиа полилингваль белем бирү форматына күчәчәк. Нәрсә соң ул, диярсез? Полилингваль – күптелле дигән сүз. Бу үзенчәлекле белем бирү системасы ярдәмендә мин берьюлы берничә телне өйрәнә аласың. Ягъни, журналда татар телендә язылган текстны укыгач, син, QR-код ярдәмендә salavatkupere.com сайтына кереп, шул ук язманы рус һәм инглиз телләрендә таба аласың.✋ Танылган шагыйрь Ренат Харисның «Бармаклар» шигыре нәни укучыларыбызны өч телдә булуы белән сөендерер.? Көз көне ни өчен яфраклар саргая? Гөмбә нинди өлешләрдән тора? Ни өчен кишерне «тамыразык» дип атыйлар? Бу сорауларга җавапны син «Беләсем килә» сәхифәсеннән укырсың.? Җурналыбызның алыртыргысыз өлеше ул – балалар иҗаты. Үзеңнең хезмәтеңне җурналыбыз битләрендә күрәсең килсә, тизрәк безгә юлла.? Казан шәһәре Совет районының 127 балалар бакчасында тәрбияләнүче удган кыз Гөлүсә белән 10 биттә танышырсың.? Танылган җырчы Дилә Нигъматулинаның кызы Сәфинә тәмле тарталеткалар пешерергә өйрәтер.? Тизрәк укырга ашык!???

Публикация от "САЛАВАТ КУПЕРЕ" журналы (@salavatkupere)