Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 июля 2020 10:30

Хәйләгә каршы хәйлә

Беркөнне төлке торнаны кунакка чакырды. Табага бераз гына сыек кесәл салып, кунагының алдына куйган. Торна томшыгы белән “тук, тук” итә, имеш. Кесәлне ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә дә эләкми, имеш. Әмма, төлке: -          Ашасана, сылу кунагым, - ди-ди, кесәлнең барысын үзе ялап бетергән, имеш, кунагын ач калдырган, имеш. Торна төлкенең...

Беркөнне төлке торнаны кунакка чакырды. Табага бераз гына сыек кесәл салып, кунагының алдына куйган. Торна томшыгы белән “тук, тук” итә, имеш. Кесәлне ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә дә эләкми, имеш.

Әмма, төлке:

-          Ашасана, сылу кунагым, - ди-ди, кесәлнең барысын үзе ялап бетергән, имеш, кунагын ач калдырган, имеш.

Торна төлкенең бу хәйләсен эченә салып, беркөн төлкенеүзе дә кунакка чакырган. Тар авызлы тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып, төлкенең алдына куйган.

Торна төлкегә әйтә икән:

-          Ашасана, кунагым, син мине фәләнчә вакытка кесәл белән бик сыйлаган идең, ник бер дә ашамыйсың? – ди икән.

Төлке бик ашамакчы була икән дә, чүлмәккә авызы сыймый, ди. Торна шулай, борчакны үзе генә чукып бетереп, төлкене ач калдырган, ди.

 

(Татар халык әкияте)