Сөмбелә - көз бәйрәме

 

(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)

Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, көзге уңыштан, табигый материаллардан күргәзмә, балалар (сөмбелә, уңыш бабай, кояш, яңгыр, күк йозе, кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр).

- Балалар, бүген без нинди бәйрәм хөрмәтенә җыелдык бу зур залга?

- Әйе. Сөмбелә бәйрәменә.

Сөмбелә керә.

- Исәнмесез, балалар! Мин - Сөмбелә. Мин көз көне, сентябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә - башак дигән сүз. Ә көн белән төн 22 сентябрьдә тигезләшә.

1бала.

Шатлыклар -куңелебездә

Ал кояш-кугебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Алтын Көз килде безгә!

2 бала

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

3бала

Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

4бала

Җилдә назланып оча

Алтын,сары яфраклар.

Сокланмый мәмкин тугел,

Бигрәк матур шул чаклар.

5бала

Кояш та сурән генә

Күзәтә көзге ямьне.

Тезелеп кошлар китә,

Ә шулай да көз ямьле.

6бала

Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләр белән.

Сөендерә,куандыра

Мул уңышлары белән.

7 бала

Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

8бала

Бәйрәм итеп көтеп алдык без

Җимеш ае, муллык ае ул

Келәтләргә тула саргылт төс

Безнең шатлык, безнең баю бу.

9бала

Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

10бала

Бакча-кырларда

Зур эшләр барды

Хезмәтне сөйгән

Мул уңыш алды

Җыр "Яфраклар бәйрәме"

А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкльләрне искә төшерик.

Уен «мин башлыйм, сез дәвам итәсез».

Җәй эшләсәң - (кыш алырсың).

Эшләгәндә йөрәгең (җилкенсен)

Ашаганда колагың (селкенсен).

Тирләп эшләсәң (тәмләп ашарсың).

А.Б.: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?

11Кояш:

Мин сиптем җылы нур

Яктылык булдырдым

Тырыштым, күрегез

Уңышны уңдырдым.

12Күк йөзе:

Мин аяз һәм ачык

Зәңгәрсу төстә гел

Нәкъ шуңа күрә дә

Мул уңыш булды, бел.

13Җил:

Мин истем кирәктә

Һаваны күчердем

Җилләттем мин сезне

Һәм яңгыр китердем.

14Яңгыр:

Мин килеп яуганга

Алар зур үстеләр

Сибәли торгач гел

Җәйләрдә үстеләр.

Сөмбелә:

Рәхмәтлемен сезгә

Булыйк без гел бергә

Вакыт шул тиз үтте

Алтын көз дә җитте.

"Зонтиклар биюе"

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп

Саламнардан зур эскертләр куеп

Тракторлар белән гөрләп-шаулап

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

15бала

Киң кырларда көрәш барды

Алтын бөртекләр өчен

Хезмәткә без дан җырлыйбыз

Игенче синең өчен.

Игенченең кулыннан

Гөлдәй тамып төшкәнгә

Мин тәмле, татлы булам

Табында балкып торам.

16бала

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуна күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

17бала

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы баланнар

Утларда янган сыман.

18бала

Көз җиттеме җир өстенә

Алтын яфрак җәелә

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

А.Б.: Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, күпме хезмәт сорый. Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.

А.Б.: Ипи турындагы мәкальләрне искә төшерик.

Ипи-тоз - якты йөз.

Ипидән зур нәрсә юк.

Икмәк - игенченең җан җылысы.

А.Б.: Балалар, безнең икмәктән кала икенче икмәгебез - бәрәңге. Басуларда бәрәңге уңышы да күп булды.

Ә хәзер уеннар уйнап алырбыз.

Уен «Кем тизрәк бәрәңге җыя».

Уен «Кемдә күпме бәрәңге?» (балалар күзләрен бәйләп бәрәңгене саныйлар).

"Гөмбәләр җыры"

Табышмаклар:

Йөз кат кием, барысы да төймәсез.

Озын яшел түтәлдә,

Соры тозлы кисмәктә.

Өсте яшел, асты кызыл.

Җирдә үсә, ул ни булыр?

Сөмбелә сузе: (яшелчәләр турында сүз әйтелә)

19Кәбестә:

Мин булам - кәбестә

Үзем гел яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Үзем мин бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә:

Мин сезне алырмын

Кәрзинемә салырмын.

20Суган:

Минем исемем - суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

21Кабак:

Мин булам - кабак

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмам.

Сөмбелә:

Борчылма, кабак, мин сине

Күтәреп алып кайтырмын.

22Кишер:

Минем исемем - кишер

Теләсәң - болай пешер,

Теләсәң - ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Сөмбелә:

Шулай мени, бик яхшы, алам сине дә.

23Чөгендер:

Чөгендер булам мин менә

Мине бар халык белә

Төсем матур, үзем тәмле

Ашым була бик ямьле.

Сөмбелә:

Алам, алам дусларым.

24 Помидор:

Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тә кызарам.

Хәтта чибәрерәк булам

Иннек сөрткән кызлардан.

25Кыяр:

Тәмле салат булсын өчен

Син безне генә тура

Бәлки безне дә алырсың

Кәрзинеңә салырсың.

Сөмбелә:

Кайгырмагыз, салырмын

Рәхәтләнеп алырмын.

«Дождик» җыр

А.Б. Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.

Уен «Кисәкләрдән төзе».

Уен «Тәменнән бел» (алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисәкләргә кисеп, әзерләп куела, балаларның күзләрен йомып, авызларына каптырыла).

26бала

.Көннәр инде салкынайды,

Уңышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы.

27 бала

Көзге җил исә,

Кыраулар төшә.

Кар белән яңгыр

Бергә тартыша

28бала

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып

Кошлар да китте.

29бала

Курмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән кай ара?

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

30бала

Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар

Тирә якка хуш исләрен

Тараталар алмалар.

"Яфраклар биюе" бию

«Листики» җыр

Абдуллина Л.А.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»