Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 ноября 2020 12:32

Туган телебезгә – әкиятләр аша

Туган  Бүгенге көн тәрбиячеләр алдында зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету. Без, 15 нче номерлы «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячеләре, халык авыз иҗаты әсәрләренә, фольклорына таянабыз.  Бишек   җырлары белән башлап, юаткычлар, мәкальләр, бармак, җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар, әкиятләр куллану барысыда бик отышлы Балалар арасында иң популяр...

Туган 

Бүгенге көн тәрбиячеләр алдында зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету.

Без, 15 нче номерлы «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячеләре, халык авыз иҗаты әсәрләренә, фольклорына таянабыз.  Бишек   җырлары белән башлап, юаткычлар, мәкальләр, бармак, җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар, әкиятләр куллану барысыда бик отышлы

Балалар арасында иң популяр әсәрләр – әкиятләр. Ул яхшылык, яманлык төшенчәсен, гаделлекнең җиңүен, ялкау, саран, эш сөймәгәннәрнең көлкегә калуларын, кыю, зирәк батырларның җиңеп чыгуларын күрсәтеп   күмәк көч, бердәмлек тәрбияли. Кече яшьтә балаларга әкиятләр тыңлау, бармак,шәүлә театры аша ирештерелә, ә зуррак үскән саен   балалар үзләредә   әкиятләрне сәхнәләштереп уйныйлар.

Әкиятләр – әхлакый тәрбия, хис тәрбияләү чыганагы. Балалар әкиятләрне тыңлап, театральләштереп уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Изге эшкә соклану, усаллыкка нәфрәтләнү, кызгану, кайгырту сыйфатлары тәрбияләнә.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Гүзәлия Тарханованың экология темасына багышланган  «Өч теләк» әкиятен сәхнәләштереп, «Әкиятләр илендә» балалар театры   республика фестиваленең муниципаль этабында беренче урын яулаулары белән чиксез горурланабыз. Балаларыбыз телебезне өйрәнеп, аны саклаучылары булырлар дип ышанып калабыз.

              «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячесе: Абдуллина Г.В.