Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 февраля 2021 11:19

9-12 айда бала нәрсә эшли белергә тиеш!

*актив рәвештә мүкәләп йөри; *басып торган халәттән мөстәкыйль утыра ала; *уенчыкларны (предметларны) бер кулдан икенчесенә күчерә; *предметларны баш һәм имән бармаклары белән кысып тота; *Тирә-юньдәге предметлар, уенчыклар белән кызыксынуны арта; *яраткан уенчыклары барлыкка килә; *егермеләп сүзне аңлый, унбишләп сүз әйтә белә (әти, әни, апа, әби, мә, бир, кил, мәм-мәм һ.б.);...

*актив рәвештә мүкәләп йөри;

*басып торган халәттән мөстәкыйль утыра ала;

*уенчыкларны (предметларны) бер кулдан икенчесенә күчерә;

*предметларны баш һәм имән бармаклары белән кысып тота;

*Тирә-юньдәге предметлар, уенчыклар белән кызыксынуны арта;

*яраткан уенчыклары барлыкка килә;

*егермеләп сүзне аңлый, унбишләп сүз әйтә белә (әти, әни, апа, әби, мә, бир, кил, мәм-мәм һ.б.);

*7-8 айларда, “Кулыңны бирче” дигәч, кулын бирә яки. “Синең башың кайда, күрсәтче, үскәнем”, “Әнинең башы кайда?”, “Курчакның башын күрсәт” кебек җөмләләргә җавап итеп, тиешле хәрәкәтләр ясый;

*8-9 айларда үзенең исеимен белә;

*9-10 айларда күп сүзләрне аңлый, үзе белән ничек, нинди тонда сөйләшкәнне

аера. Ягымлы, күңелле итеп сөйләшсәң елмая, шатлана; ачулы, кырыс тавышка елап җибәрергә мөмкин;

*әкиятләр тыңларга ярата;

*1 яше тулганда, тәпи йөри башлый.