Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 марта 2021 08:21

Ел фасыллары

Суык кыш та артта калды. Әкренләп язның беренче аена кердек. Шул уңайдан без бүген ел фасыллары турында сөйләшербез. Салкын кыштан яисә эссе җәйдән соң нәрсә килә? Һәр ел фасылы ничә айдан тора? Табигать ничек үзгәрә? Барысы дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй һәм көз. Аларның һәрберсе өч айдан тора....

Суык кыш та артта калды. Әкренләп язның беренче аена кердек. Шул уңайдан без бүген ел фасыллары турында сөйләшербез. Салкын кыштан яисә эссе җәйдән соң нәрсә килә? Һәр ел фасылы ничә айдан тора? Табигать ничек үзгәрә?

Барысы дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй һәм көз. Аларның һәрберсе өч айдан тора.

Бар җирдә дүрт ел фасылы:

Кыш, яз, көз һәм җәй.

Син, дустым, аларны бел

Булсаң да бик бәләкәй.

 

КЫШ

Ел кыш белән башлана. Кыш көне бөтен җир ак карга күмелә, караңгы тиз төшә башлый. Көннәр суык, шуңа без урамга чыкканда калын шарф бәйлибез, кулга бияләй, ә аякка итек киябез. Ә кыш көне нинди генә уеннар юк! Рәхәтләнеп дусларың белән уйнарга була. Бу ел фасылына декабрь, гыйнвар һәм февраль керә. Безнең яраткан Яңа ел бәйрәме дә кыш көне була.

Башта килә суык кыш,

Җир ап-ак юрган кия.

Тимераяк, чаңгы, чана-

Китттек урамга бергә!

 

ЯЗ

Суык кыштан соң кояшлы яз килә. Март, апрель, май – язның айлары. Яз көне җир уяна, кар эри. Гөрләвекләр акканда әти – әни белән көймәләр җибәрергә мөмкин. Тирә-як яшеллеккә күмелә, җылы яктан кошлар кайта. Якты кояш астында беренче яз чәчәкләре үсеп чыга. Яз көне әниләр, әбиләр бәйрәме – 8 Мартны билгелибез.

Менә җитте җылы яз,

Җир йокыдан уяна.

Агач бөреләрен ача,

Кояш көлә, елмая.

 

ҖӘЙ

Яздан соң матур җәй җитә. Җәен көннәр кояшлы, эссе була. Бу ел фасылы башкалардан үзенең матурлыгы белән аерылып тора. Болында төрледән төрле хуш исле чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, кошлар сайрый. Җәй көне без рәхәтләнеп су коенабыз, кояшта кызынабыз. Бу ел фасылында көтеп алган Сабантуй бәйрәме була.

Урамда кояш кыздыра,

Гөлләр чәчәк аталар.

Ямьле җәйнең җиткәненә

Шатланалар балалар.

 

КӨЗ

Матур җәйне сары көз алыштыра. Көннәр әкренләп кыскара. Салкын җилләр исә, яңгырлар ява башлый, болытлар артында кояш бөтенләй күренми. Агачлардагы яфраклар саргая һәм коела. Бакчада җиләк – җимеш өлгерә. Көзнең беренче көнендә мәктәпләрдә уку башлана.

Җиргә яфраклар коела,

Димәк инде көз җитте.

Кошлар, көз килгәнен белеп,

Җылы якларга китте.

Менә, дустым, өйрәндек без

Барлык ел фасылларын.

Хәзер инде беләсең син

Кыштан соң ни барасын.

Зәлидә Фәттахова