Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 июня 2021 13:19

Балалар өчен хәрәкәтле уеннар

Сигезаяк (Осьминог) Уенда сигезаяк һәм балык катнаша. Балык, үзен чолгап алырга ирек бирмичә, ишегалдының бер башыннан икенчесенә барып җитәргә тиеш. Әгәр дә аны чолгап алсалар, балык үз урынында калырга һәм үтеп баручы башкаларны камап алырга тиеш була. Балалар күп булганда уйнау яхшырак. Уен кечкенә балаларга да, өлкәнрәк балаларга да туры...

Сигезаяк (Осьминог)

Уенда сигезаяк һәм балык катнаша. Балык, үзен чолгап алырга ирек бирмичә, ишегалдының бер башыннан икенчесенә барып җитәргә тиеш. Әгәр дә аны чолгап алсалар, балык үз урынында калырга һәм үтеп баручы башкаларны камап алырга тиеш була.

Балалар күп булганда уйнау яхшырак. Уен кечкенә балаларга да, өлкәнрәк балаларга да туры килә.

«Саймон әйтте»

Саймон башка уенчыларга "Саймон әйтте" сүзен кулланып, нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә. Әгәр дә ул бу фразаны кулланмый икән, уенчы уеннан чыгып китә. Кем ахырга кадәр дөрес итеп уйный, ул җиңүче була.

Бу уенда, командаларның тизлеген һәм уенны катлауландырып, теләсә кайсы яшьтә уйнарга була, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга командаларны үтәргә өйрәтү өчен бик яхшы уен.

Флагны алу

Флагны камап алу - зур төркем балалар өчен иң яхшы уен. Балалар ике командага бүленә һәм чит территориядә үзләрен тоттырмыйча, башка команда флагын камап алырга тиеш булалар.

Узыштан йөгерү

Ишегалдының бер ягыннан икенче ягына йөзләрчә төрле ысуллар: бер аякта, өч аяклап, арттан алга, буйга, иң кызу, иң акрын, иң уртача йөреш белән йөгерергә мөмкин. Балалар йөгерү ысулын үзләре атасыннар.

Әйдәүче

Бу уенда балалар әйдәүче аркасы белән борылгач кына хәрәкәт итә ала. Әйдәүче борылып караса, балалар катып кала. Әгәр дә ул кемнеңдер хәрәкәтләнүен күрсә, ул кеше уеннан чыга. Әйдәүчегә үзе күрмәгәндә орынган кеше җиңүче була.

Гөлназ Ярмиева