Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 июня 2021 10:27

Мәзәк — күңел ачкычы

Хәрефен белә — Бабай, шушы китапны гына укып бирче әле миңа, ә! — И балам, бик укыр идем дә, күзләрем хәреф күрми ләбаса. — Хәрефне үзем дә күрәм мин, син миңа бары сүзләрен генә укып бир аның.   Саф һавада йөри — Шамил, нигә дәрескә килмәдең? — Башым авыртты. —...

Хәрефен белә

— Бабай, шушы китапны гына укып бирче әле миңа, ә!

— И балам, бик укыр идем дә, күзләрем хәреф күрми ләбаса.

— Хәрефне үзем дә күрәм мин, син миңа бары сүзләрен генә укып бир аның.

 

Саф һавада йөри

— Шамил, нигә дәрескә килмәдең?

— Башым авыртты.

— Авырткач, нигә соң урамда эт куып йөрисең?

— Укытучы апа әйтте ич: башыгыз авыртса, саф һавага чыгыгыз, диде.

 

— Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең?

— Ут юк иде.

— Ә телевизор карадыңмы соң?

— Аны бит мин караңгыда карадым.

 

Берсе дә тик тормаган

Әниләре эштән кайтып керүгә, аны балалары уратып алалар да ул югында ниләр эшләүләре турында бер-бер артлы тезеп китәләр:

— Мин савыт-саба юдым.

— Мин сөртеп тордым.

— Ә мин... алар икесе ваткан тәлинкәләрнең... ватыкларын җыйдым.

 

Озак уйнады

— Әй улым, бигрәк озак уйныйсың, башкалар әллә кайчан кайтты ич инде.

— Алары кайтса, икенчеләре килде, алары белән дә уйнап каласы килә.

 

Яңа укучы

Класска яңа укучы килә.

— Кем белән утырырга телисең? — дип сорый аңардан укытучы.

— Миңа кем булса да ярый, тик язуы гына хатасыз һәм мин танырлык булсын.