Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 июля 2022 11:24

Танышмак өчен табышмак

  «Үти-үти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Кыйгак-кыйгак», — дип килерме, Кем җавап бирер? «Ти-ти-ти-ти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Бак-бак, бак-бак», — дип килерме, Кем тавыш бирер? «Дөгә-дөгә, дөгә!» — дисәм, Миңа кем килер — «Кыт-кыт, кытыйк», — дип килерме, Кем җавап бирер? «Маһ-маһ, маһ-маһ!»...

 

«Үти-үти!» — дип чакырсам,

Миңа кем килер —

«Кыйгак-кыйгак», — дип килерме,

Кем җавап бирер?

«Ти-ти-ти-ти!» — дип чакырсам,

Миңа кем килер —

«Бак-бак, бак-бак», — дип килерме,

Кем тавыш бирер?

«Дөгә-дөгә, дөгә!» — дисәм,

Миңа кем килер —

«Кыт-кыт, кытыйк», — дип килерме,

Кем җавап бирер?

«Маһ-маһ, маһ-маһ!» — дип чакырсам,

Миңа кем килер —

«Мияу-мияу», — дип килерме,

Кем тавыш бирер?

«Пес-пес, пес-пес!» — дип чакырсам,

Миңа кем килер —

«Һау-һау, һау-һау!» — дип килерме,

Кем җавап бирер?

Кайчан да кайчан барсы да

Дөп-дөрес килер,

Әнием шулчак аларга

Ашарга бирер:

Үрдәккә — ботка салыр,

Тавыкка — тары сибәр,

Казга — бәрәңге изәр,

Маэмайга — шулпа куяр,

Ә песигә — сөт кояр!

Шәүкәт Галиев