Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 июля 2022 12:43

Белем бәйрәменә багышланган шигырьләр

Мәктәпкә барасы бар Туйганчы уйнар идем дә, Минем шул вакытым тар, Иртәгә «биш»ле алырга Мәктәпкә барасы бар. Әтәчебез сизәр микән — Бик иртә торасы бар. Сез дә озак йокламагыз — Мәктәпкә барасы бар. Киләчәктә Туган илдә Зур юллар саласы бар. Ә хәзергә, соңламыйча, Мәктәпкә барасы бар. Гәрәй Рәхим Минем дустым...

Мәктәпкә барасы бар

Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар,

Иртәгә «биш»ле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

Әтәчебез сизәр микән —

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз —

Мәктәпкә барасы бар.

Киләчәктә Туган илдә

Зур юллар саласы бар.

Ә хәзергә, соңламыйча,

Мәктәпкә барасы бар.

Гәрәй Рәхим

Минем дустым – Әлифба

Мин иртә белән мәктәпкә

                                 барам,

Беренче китап минем

                             кулымда.

Буран булса да, мин

                     юлны табам,

Мине өйрәтер дустым

                         Әлифба.

Шат күңел белән мәктәпкә

                                 керәм,

Сабак укырга, белем

                               алырга.

Мин хәрефләрне әле аз

                               беләм,

Мине өйрәтер дустым

                           Әлифба.

Хәрефләр белгәч, сүзләр

                             язармын,

Каләмем кулды, дәфтәрем

                                 алда.

Яшә, диярмен, туган

                              Ватаным,

Мине өйрәтер дустым

                               Әлифба.

Мин үсә-үсә буйга

                       җитәрмен,

Бәлки, юлларым китәр

                             еракка.

Таулар үтәрмен, диңгез

                     кичәрмен,

Мине өйрәтер дустым

                             Әлифба.

Нәби Дәүли

Беренче көн

Бүген иртә уяндык,

Көнгә карап куандык.

Их, сикердек, шатландык.

Кош кебек канатландык.

Сентябрьнең бере ич,

Бүген уку көне ич.

Сикерешеп тордык без,

Бит-кулларны юдык без.

Ашап-эчеп киендек,

Шау-гөр килдек, сөендек.

Китап-дәфтәрләр салдык.

Матур сумканы алдык.

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

Мөхәммәт Әхмәтгалиев

Мәктәпкә!

Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр:

-Бик дәү үстегез! – диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

-Әйбәт булыгыз! – диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле юл, хуш!-диләр.

                         Бари Рәхмәт