Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 июля 2022 13:07

Балалар бакчасы турында шигырьләр

Безнең бакчабыз Ямь-яшел бакчада Бик матур бакча бар: Чын бакча түгел тик, – Ул – ике катлы өй, Салганнар безгә дип.   Эче дә, тышы да Матур бик, чиста бик. Шул өйне без инде Йөртәбез «Бакча» дип. Бик матур шул Балалар бакчасы. Бари Рәхмәт Өлкән группага күчкәч Өлкән группага күчкәч...

Безнең бакчабыз

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар:

Чын бакча түгел тик, –

Ул – ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

 

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «Бакча» дип.

Бик матур шул

Балалар бакчасы.

Бари Рәхмәт

Өлкән группага күчкәч

Өлкән группага күчкәч

Ятканда әйттем әнигә:

— Мине иртәрәк уят!

Өлкән группага күчкәч,

Соңга калуы оят.

Мәрзия Фәйзуллина

Безнең бакчада

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар,

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

“Дустым” сүзен дүрт телдә

Өйрәндем мин үзем дә,

Әйтә беләм дүрт телдә

“Исәнмесез” сүзен дә.

Өйрәндек без җырлар да

Төрле телдә җырларга

Төрле әниләр килә

Ул җырларны тыңларга.

Төрле костюмнар киеп

Йөрибез җырлап – биеп,

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме диеп.

Резеда Вәлиева

Кояшкай

Бакчабызда бик күңелле,

Кояш балкый безнең йөздә.

Шатланышып киләбез без,

“Кояшкай”да рәхәт безгә.

Тәрбияче апаларның

Кояш кунган йөзләренә.

Алар безгә әни кебек,

Утырабыз тезләренә.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Спортта да сынатмыйбыз.

“Кояшкай”да рәхәт безгә,

Без беркайчан тик ятмыйбыз.

Әнә шундый бик күңелле

Бакчабыз бар, белегез сез.

Аны күрәсегез килсә

Бер кунакка килегез сез!

М.Әхмәтшина