Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 июля 2022 08:50

Зәңгәр кит

Зәңгәр кит – җир йөзендәге иң зур хайван. Әйе-әйе, ул балык түгел, ә балаларын сөт белән имезеп үстерә торган су хайваны. Китның саңаклары юк. Ул баш түбәсендәге кечкенә тишекләр ярдәмендә сулый. Кит 40 минут буе су астында йөзә ала. Су өстенә чыккач, үпкәләреннән су парын өреп чыгара. Бу вакытта без...

Зәңгәр кит – җир йөзендәге иң зур хайван. Әйе-әйе, ул балык түгел, ә балаларын сөт белән имезеп үстерә торган су хайваны.

Китның саңаклары юк. Ул баш түбәсендәге кечкенә тишекләр ярдәмендә сулый. Кит 40 минут буе су астында йөзә ала. Су өстенә чыккач, үпкәләреннән су парын өреп чыгара. Бу вакытта без аның башыннан фонтан атылганын күрәбез.

Кит – бик зур һәм авыр хайван. Аның авырлыгы – 180 мең килограмм. Бу би-и-ик күп! Ул коры җир өстендәге иң зур хайваннан – Африка филеннән хәтта 25 тапкыр зуррак.

Шундый зур булса да,  кит эре балыкларны һәм зур су хайваннарын ашамый. Ә судагы вак балыклар, креветкалар – криль белән туклана. Аларны су белән бергә авызына каба да, аннары суны кире чыгара, ә крильне йота. Көненә 40 миллион криль ашый.

Ана кит 2-3 елга бер тапкыр бала таба. Әнисенең эчендә бәбие 12 ай яши. Туганда, аның авырлыгы 6 ярым тонна була! Бу – 7 җиңел машина авырлыгы кадәр. Мондый зур авырлыктагы бәби көненә 500 литр сөт эчә.

Кит бик озак яши. Дөньядагы иң карт китка 110 яшь. Бу су хайваннарын Төньяк-Боз океаныннан кала барлык океаннарда очратырга мөмкин.