Рәхмәтемне белдерәм!
Балаларның йөзләренә
Шундый нур биргән өчен.
Каты итеп яратканга,
Назлап караган өчен.
Матур рәсемнәр буятып,
Язарга өйрәткән өчен!
***
Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?
***
Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
***
Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул — тәрбияче.
***
Тәрбияче көне белән,
Тәбрик итәм Әнием!
Балаларга шундый яхшы
Тәрбияче бит син безнең.
Нурлы күзләр сүнмәсеннәр
Янып торсын мәңгегә.
Шул күзләрдән чыккан нурлар
Җылылык бирсеннәр безгә!