Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 августа 2022 13:02

Фәнис Яруллин шигырьләре

Чыпчык Тәрәз каршына Килгән бер чыпчык. Миңа кычкыра: — Чык әле, ди, чык. Алдый ул, беләм, Гел шулай итә Йөгереп чыксам Оча да китә.     Әйбәт тә минем әби! Ни тотса шуны булдыра — Минем әбием шәп тә! Аның эшләгән эшләрен Бетералмам сөйләп тә. Төймәне өздереп кайтсам, Тагып бирә...

Чыпчык

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык.

Миңа кычкыра:

— Чык әле, ди, чык.

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә

Йөгереп чыксам

Оча да китә.

 

 

Әйбәт тә минем әби!

Ни тотса шуны булдыра —

Минем әбием шәп тә!

Аның эшләгән эшләрен

Бетералмам сөйләп тә.

Төймәне өздереп кайтсам,

Тагып бирә шалт кына.

Галстугымны югалтсам,

Табып бирә ялт кына.

Китапларны, дәфтәрләрне

Тикшереп, карап тора.

Ертылган битләре булса,

Тота да ябыштыра.

Тәмле сыйлар белән дә ул

Гел мине сыйлап тора.

Мин таратып ташлый торам,

Әбекәй җыйнап тора.

Күңелләре күтәрелә,

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен мәктәпкә дә

Барыр иде... яраса.

Килсә мәктәпкә берәрсе

Онытып кирәк китабын,

Уйлыймын шунда эчемнән:

Әбисе юк, мөгаен.

 

Фәнис Яруллин