Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 сентября 2022 08:25

Юынмый торган Балык

Яшәгән, ди, бер Балык. Юынырга бер дә яратмаган икән ул. Юынмагач, бите дә каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә! Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан, канатларын юмаган, йоклар алдыннан, койрыгын...

Яшәгән, ди, бер Балык. Юынырга бер дә яратмаган икән ул. Юынмагач, бите дә каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә! Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан, канатларын юмаган, йоклар алдыннан, койрыгын юмаган. Танырлыгы да калмагач, Балык адашкан. Ә адашкан, танырлыгы да калмаган Балыкның кемнеке икәнен кем белсен? Шулай итеп, юынырга яратмаган Балык бөтенләй югалган.

Әхәт Гаффар