Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 сентября 2022 10:50

Рөстәм Мингалим шигырьләре

Энем бар Шатлыгым бар — өем бар, Әтием-әнием бар. Минем гармуным да бар, Гармун кадәр энем бар. Энем мине ярата, Мине күрсә — гел көлә. Еласамы? Еласа ул — Сызып кына җибәрә Гармун тавышы белән. Рөстәм Мингалим Дусларың гына булсын Егылсаң торып була, Торсаң йөгереп була, Йөгерсәң җитеп була —...

Энем бар

Шатлыгым бар — өем бар,

Әтием-әнием бар.

Минем гармуным да бар,

Гармун кадәр энем бар.

Энем мине ярата,

Мине күрсә — гел көлә.

Еласамы?

Еласа ул —

Сызып кына җибәрә

Гармун тавышы белән.

Рөстәм Мингалим

Дусларың гына булсын

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була —

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була —

Дусларың гына булсын!

Рөстәм Мингалим