Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2019 07:33

Әкәм дустым (әкият)

Һәркемнең дә бу дөньяда дусты бар. Мин быел 1 сыйныфка укырга кердем. Мәктәптә дусларым күп. Сәнгать мәктәбенә дә йөрим. Анда да дусларым бар: кызлар һәм малайлар. Алар белән русча да, татарча да аралашабыз, бергәләп уйныйбыз. Гадәти булмаган тагын бер дустым бар минем - ул әкәм-төкәм. Без аның белән сөйләшмибез дә,...

Һәркемнең дә бу дөньяда дусты бар. Мин быел 1 сыйныфка укырга кердем. Мәктәптә дусларым күп. Сәнгать мәктәбенә дә йөрим. Анда да дусларым бар: кызлар һәм малайлар. Алар белән русча да, татарча да аралашабыз, бергәләп уйныйбыз.

Гадәти булмаган тагын бер дустым бар минем - ул әкәм-төкәм. Без аның белән сөйләшмибез дә, уйнамыйбыз да. Ләкин мин аны дус итәм, күптән күзәтәм инде.

Безнең өйдән балалар бакчасына да, мәктәпкә юл да су буе аша үтә. Әнә шунда яши дә инде минем дустым- әкәм- төкәм. Инде өч ел- яз, җәй, көз- иртә белән дә, төштән соң да, аның белән очрашабыз. Әкәм-төкәм иртә белән сукмакның уң ягына чыгып бара, төштән соң сул ягына шуыша. Ничә ел инде гел шул маршрут. «Дустым, кая барасың?»,- дип сорыйм мин. Теле булса, җавап бирер иде дә бит... Ләкин җавап юк. Ә мин болай да беләм! Ул безнең шикелле эшкә бара инде, төштән соң кайта. Әле быел 1 сентябрь көнне алар икәү иде. Минем шикелле мәктәпкә 1 сыйныфка баручы малаен җитәкләгән, ахрысы.

Инде көннәр суытты. Әкәм-төкәм күренми. Кышкы салкын көннәрдән соң, яшел язлар җиткәч, дустым белән кабат очрашырбыз дип ышанам.

Сайфуллин Илгиз, 7 яшь

ТР Мамадыш районы Көек-Ерыкса мәктәбе

ФОто: pixabay.com