Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 августа 2020 10:16

Куркак куян

Борын-борын заманда, урман башында торган ди, бер өй. Ул өйдә, яшәгән ди, бик тә куркак бер Куян. Менә инде кыш җиткән, Куянның ашавы беткән. Һәм ул нишләргә дә белмәгән. Уйлаган, уйлаган да, ашау эзләргә урманга киткән. Менә бара-бара икән, очраткан тиенне. Тиен әйткән: – Куркак Куянкай, кая барасың? – Ашавым...

Борын-борын заманда, урман башында торган ди, бер өй. Ул өйдә, яшәгән ди, бик тә куркак бер Куян. Менә инде кыш җиткән, Куянның ашавы беткән. Һәм ул нишләргә дә белмәгән. Уйлаган, уйлаган да, ашау эзләргә урманга киткән. Менә бара-бара икән, очраткан тиенне. Тиен әйткән:

– Куркак Куянкай, кая барасың?

– Ашавым бетте шул, эзләргә чыктым, – дигән дә елап җибәргән.

       –Менә мин дә туңып утырам, бик ачыктым, ашыйсым килә минем дә, – дигән Тиен.

– Әйдә бергә эзләп карыйк, – дигән куркак Куян һәм алар юлны бергә дәвам иткәннәр.

Бара торгач, болар адашканнар. Менә инде кич тә җиткән һәм кышкы урманга караңгы төшкән. Кышкы буран да башланган. Аланга килеп чыккач, еракта тәрәзәдән төшкән ут күргәннәр. Якынрак барган саен ут та әйбәтрәк күренә башлаган. Бу өйдә Керпе яши икән. Ике арган, ачыккан, туңып беткән дус куркып кына ишекне тукылдатканнар. Керпе куркып киткән дә:

–К-к-к-ем анда? – дип сораган.

–Б-б-бу б-б-без – Куян белән Тиен, дигәч, Керпе ишекне ачып керткән дә, әйткән:

     Нишләп йөрисез бу караңгыда?

Алар сөйләп биргәннәр. Шуннан соң, Керпе аларны чәй куеп, чәй эчерткән. Алма, гөмбә, чикләвек белән сыйлаган.

Куян белән Тиен:

–Бүген синдә кунарга рөхсәт итмәссеңме? – дип ялынганнар. Керпе рөхсәт иткән. Иртә җиткәч, Керпе аларны күчтәнәчләр белән юлны күрсәтеп озаткан. Алар шулай бер-берсе белән дус – тату гомер иткәннәр. Шуның белән әкият тә беткән.

Автор: Биектау районы, Ямаширмә гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Алинә Хамидуллина.