Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 сентября 2019 13:18

Гаҗәеп пластилин

Сәлам, дустым! Синең һичшиксез пластилинны күргәнең , аннан берәр нәрсә әвәләп караганың бардыр. Ә син аның кайчан һәм кем тарафыннан уйлап табылганын беләсеңме? Пластилин бүгенге көндә бик популяр материал булып саналса да, аның турындагы беренче язмалар бары тик 19 гасыр ахырына гына карый. Ә бу материалның уйлап табучысы хакындагы бәхәсләр...

Сәлам, дустым! Синең һичшиксез пластилинны күргәнең , аннан берәр нәрсә әвәләп караганың бардыр. Ә син аның кайчан һәм кем тарафыннан уйлап табылганын беләсеңме?

Пластилин бүгенге көндә бик популяр материал булып саналса да, аның турындагы беренче язмалар бары тик 19 гасыр ахырына гына карый. Ә бу материалның уйлап табучысы хакындагы бәхәсләр әле һаман да туктамый.

1880 елда алман фармацевты Франц Колб һәм 1897 елда инглиз уйлап табучысы Уильям Харбут, бер-берсе белән киңәшләшмичә, әвәләү өчен уңайлы матдә уйлап табалар. Колб аны «пластилин», Харбут «пластицин» дип атый.

Пластилинның барлыкка килүе хакында тагын бер фикер бар. Аның буенча ул америкалы Джо Маквикер тарафыннан уйлап табылган. Джо тәрәзә аралары өчен сылагыч матдә ясый торган була. Килеп чыккан яңа матдәнең үрнәген ул балалар бакчасында эшләүче апасына җибәрә. Тегесе исә балаларга бу матдәдән берәр нәрсә әвәләп карарга тәкъдим итә.

Балаларның пластилинга зур кызыксыну белән караганнарын күреп, пластилинны уйлап табучылар аны күпләп ясап чыгарырга була. Баштарак пластилин бары тик соры төстә генә була, соңрак ул дүрт төстә (кызыл, сары, зәңгәр, яшел төсләрдә) чыга башлый. Бүгенге көндә төрле төстәге һәм төрле составлы пластилин бар.

2000 елда Джеймс Мэй исемле продюссер пластилиннан тулы бер бакча ясый. Агачларны ясау өчен аңа 2600 килограмм пластилин һәм 6 атна вакыт кирәк була. Пластилиннан ясалган мультфильмнар һәм хәтта «Неверхуд» дигән компьютер уены да бар.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова