Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 сентября 2019 08:09

Гади һәм файдалы сикергеч

Сәлам, дустым! Синең сикергечне (скакалка) күргәнең, аның аша сикереп караганың бардыр. Ә бу җайланманы кем уйлап тапкан икән соң? Ул гади уенчыкмы, әллә спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле инвентарьмы? Сикергечнең кем тарафыннан уйлап табылуы турында берничә фикер бар. Аларның берсе буенча, ул Кытайда уйлап табылган. Кытай халкы, киндер сүсеннән бау,...

Сәлам, дустым! Синең сикергечне (скакалка) күргәнең, аның аша сикереп караганың бардыр. Ә бу җайланманы кем уйлап тапкан икән соң? Ул гади уенчыкмы, әллә спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле инвентарьмы?

Сикергечнең кем тарафыннан уйлап табылуы турында берничә фикер бар. Аларның берсе буенча, ул Кытайда уйлап табылган. Кытай халкы, киндер сүсеннән бау, канат ясаганда, алар аша сикереп үтә торган булган. Олыларның эшен карап торган балалар моны уен итеп кабул иткән, һәм бу баулар аркылы сикереп уйный башлаган.  

Күпләр сикергечтән сикерү ул – кызлар эше, малайлар мондый юк-бар белән шөгыльләнми, дип уйлыйдыр. Ләкин бу бер дә дөрес түгел. Танылган сугышу сәнгате остасы Брюс Ли, бөек боксчы Мөхәммәт Али сикергеч белән даими шөгыльләнә торган булганнар.

Уенчык буларак уйлап табылган сикергеч тора-бара мөһим спорт җайланмасына әверелә. Ул нәфис гимнастикада актив кулланыла. Сикергечтән сикерүне үз эченә алган бу спорт төре буенча халыкара ярышлар үткәрелә, ул Олимпия уеннары программасында да бар.

Америка Кушма Штатларында сикергечтән сикерү аерым спорт төре – скиппинг килеп чыгуга китерә. 20 гасыр ахырында Бөтендөнья скиппинг оешмасы барлыкка килә, бу спорт төре буенча чемпионатлар уздырыла башлый.

Сикергеч аша сикерү сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, тәнне зифа һәм сыгылмалы итә.

 «Сикереч аша кем күбрәк сикерә алыр икән?» дип башланган гади бәхәс рекорд куюга китерергә мөмкин икән. Шулай Америкалы Ашрита Ферман бер тәүлек буе сикергеч аша 130 мең тапкыр сикерә һәм Гинессның Рекордлар китабына кертелә.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова