Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 сентября 2019 06:37

Габдрахман Әпсәләмов урамы

Сәлам, дустым! Син кайсы урамда яшисең? Ә син яратып йөри торган балалар бакчасы яисә мәктәп кайсы урамда урнашкан? Ул урам ни өчен шулай аталган? Һәр кешенең исеме булган кебек, урамның да үз атамасы бар. Ул атама аңа болай гына бирелмәгән. Ул ниндидер хәл, вакыйганы, йә булмаса кешене (ниндидер бөек эш...

Сәлам, дустым! Син кайсы урамда яшисең? Ә син яратып йөри торган балалар бакчасы яисә мәктәп кайсы урамда урнашкан? Ул урам ни өчен шулай аталган?

Һәр кешенең исеме булган кебек, урамның да үз атамасы бар. Ул атама аңа болай гына бирелмәгән. Ул ниндидер хәл, вакыйганы, йә булмаса кешене (ниндидер бөек эш эшләгән КЕШЕне!) мәңгеләштерү өчен куелган. Димәк, без дә урам исемнәренең тарихын белергә тиешбез.

Шул уңайдан син яратып укый торган «Салават күпере» журналы өр-яңа сәхифә башлап җибәрә. Ул «Урам исемнәре ни сөйли?» дип атала.

Казаныбызның Яңа Савин районында Габдрахман Әпсәләмов урамы бар. Ул кем хөрмәтенә шулай аталган икән?

Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов (1911–1979) – танылган татар язучысы, журналист һәм хәрби корреспондент. 1911 елның 28 декабрендә Пинзә губернасы (хәзерге Мордва Республикасы) Иске Аллагол авылында туа. Әле мәктәптә укыган чагында ук, шигырьләр яза башлый. Арадан берсе Муса Җәлил редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында басыла. Мәктәпне тәмамлагач, Габдрахман Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен яза. Аның тәкъдиме белән Максим Горький исемендәге әдәбият институтына керә. Ләкин институтны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана.

1941 елда Габдрахман Әпсәләмов, туган җирен дошманнардан саклау өчен, сугышка китә. Анда ул хәрби корреспондент вазыйфасын башкара: тылдагы кешеләргә сугыштагы хәлләр турында яза.

Әпсәләмов сугышны башыннан ахыргача уза. Сугыштан соң «Совет әдәбияты» журналында эшли, укучылар тарафыннан җылы итеп кабул ителгән «Ак чәчәкләр», «Алтын йолдыз», «Мәңгелек кеше», «Газинур», «Агыла болыт», «Яшел яр» романнарын яза. Язучының романнары, берничә тапкыр рус теленә тәрҗемә ителеп, илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучыларга барып ирешә.

Гөлнара Хәйдәрова